Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламент сайлавына әзерләнә: милли хокуклар турында бер сүз дә юк


Республика парламенты депутаты булыр өчен теркәлгән намзәтләр арасында татар оешмалары рәисләре дә бар.

9 сентябрь, Русиядәге бердәм сайлау көнне Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтайга депутатлар сайланачак. Тавыш бирүдә катнашачак өч миллионнан артык кеше алдагы биш ел буе эшләячәк 110 депутатны сайлаячак. Аларның 18е хезмәт хакы алып даими эшләүчеләр. Республика халык саны белән Русия төбәкләре арасында җиденче урында торса да, бер генә төбәкнең дә парламентта бу кадәр депутат юк.

Тавыш бирү кәгазьләре икәү булачак: берсендә – бер мандатлылар, икенчесендә фиркаләр исемлеге белән баручы депутатлар язылачак. Сайлауда башлыча алты фирка намзәтләре катнаша. Барлыгы булган 55 сайлау бүлгесендә "Бердәм Русия" – 55, "Русия патриотлары" – 52, "Гадел Русия" – 51, коммунистлар – 44, яшелләр 21 намзәт чыгарды. Тагын берничә фиркадән берәр намзәт теркәлде.

Әлеге парламентта да алты фирка депутатлары эшләде. "Бердәм Русия"дән – 94, коммунистлардан – 10, Русия либерал-демократлар фиркасеннән – 3, "Русия патриотлары"ннан, Социаль теләктәшлек һәм яшелләрдән берешәр депутат сайланган иде.

Бу юлы фиркаләр күбрәккә өмет итә. Мәсәлән, коммунистилар – 30, "Русия патриотлары" шулай ук 30 депутат үткәрергә өметләнә. Ләкин аналитиклар коммунистлардан 10-15, патриотлардан сайланган депутатлар 2-5тән дә артмас дип фаразлый.

Намзәтләр арасында җиде кеше элегрәк хөкем ителгән. “Гадел Русия”дән биш, “Бердәм Русия”дән ике кеше. “Бердәм Русия”некеләр юл хәрәкәтен бозу белән бәйле хөкем ителсә, “Гадел Русия”некеләр арасында талау, кеше сәламәтлегенә зыян китерү, алименттан качу кебек маддәләр белән хөкем ителүчелә дә бар.

Намзәтләргә килгәндә, исемнәре җәмәгатьчелеккә билгеле кешеләр арасында “Бердәм Русия” фиркасеннән баручы Башкортстан педагогия университеты ректоры, “Бердәмлек” дип аталучы татар оешмасы рәисе Раил Әсәдуллин, билгеле артист Рушана Бабич, Башкортстан Язучылары берлеге рәисе Зәки Әлибаев, коммунистлардан чыккан намзәтләр арасында “Восток” банкын оештыручы Рәфис Кадыйров бар.

Узган парламентта татар җәмәгатьчелегенә исемнәре киң билгеле кешеләр дә эшләде. Алар арасында күренекле җырчы Айдар Галимов, Башкортстан педагогия университеты ректоры, “Бердәмлек” оешмасы рәисе Раил Әсәдуллин, кайчандыр республиканың оппозициясе башында торган Рамил Бигнов, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов, республика татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте башлыгы Римма Үтәшева да бар иде. Бу юлы аларның өчесе – Раил Әсәдуллин, Римма Үтәшева белән Заһир Хәкимов катнаша.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин алдагы чакырылыш парламент депутатлары күптән билгеле дип исәпли.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

“Сайлауларның кызыгы калмады. Халык та бик битараф. Чөнки хакимият фиркасен “сайлаячаклары” алдан ук билгеле. Элек республикада бер сайлаучы – Мортаза Рәхимов бар иде, хәзер Рөстәм Хәмитов сайлый. Депутатларны бары тик шушы бер генә сайлаучы сайлап куя.

Мин тавыш бирергә килүчеләр бик аз булыр дип уйлыйм, чөнки сайлар кешеләр юк. Татар намзәтләргә килгәндә, Заһир Хәкимовның узуына шик юк дип фаразлыйм. Тик бер үк вакытта “Русия патриотлары” фиркасе вәкиле һәм Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе булуына гына гаҗәпләнәм. Милли телләр кысылганда патриот булып, үз халкын якламый йөрүе гаҗәп. Фиркаләренең програмында да милли хокуклар турында ник бер сүз булсын. Андыйларны бездә икейөзле дип әйтәләр”, диде Гатауллин.

Урамнарга эленгән сайлауга өндәү баннерлары арасында “Русия патриотлары”ныкына татарлар арасында шигар булып яңгыраган сүзләр язылган. Анда башкорт һәм урыс телләрендә “Без булдырабыз!” диелгән.

Рәсми булмаган чыганаклар Раил Әсәдуллинның ректорлык вазифасында бер генә ел калуын хәбәр итеп, аның да сайланачагын һәм ректорлыктан китеп даими эшләүче депутат булачагын фараз итә.

Башкорт яшьләренең “Башкорт” оешмасы парламент сайлавында милләт хокуклары өчен җан аткан берничә намзәтне якларга чакырып махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Татар оешмалары әлегә кемгә дә булса тавыш бирергә чакырып чыгыш ясамады.

XS
SM
MD
LG