“Къырым” газетында шагыйрә Алие Кендже-Али урыс телендәге шигырьләрен нәшер иткәннән соң аны июнь ахырында полициягә чакыртып сорау алганнар иде. Шигырьләрендә ул Кырымда Җиңү көнен бәйрәм итүне тәнкыйтьләгән булган.
Полиция шагыйрә үзенең шигырьләрендә “истәлек даталарга һәм сугышчылар данына хөрмәтсезлек күрсәтә (выразила неуважение к памятным датам и дням воинской славы) дип аңа каршы Русия Җинаять кодексының 354.1-нче маддәсе нигезендә (нацизмны реабилитацияләү) тикшерү бара иде.
Кырымны аннексияләгәннән соң Русия хакимияте ярымутрауда бәйсез журналистлар, милли хәрәкәт активистлары, Русиядә эшчәнлеге тыелган Милли мәҗлес әгъзалары йортларында даими тентүләр уздыра. Шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәдә торуда гаепләнеп тә күпсанлы кырымтатарлар эзәрлекләнә.