Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторы Джон Маккейн вафат


Джон Маккейн
Джон Маккейн

2008 елда АКШ президенты вазифасына республикан намзәт булган, соңгы елларда АКШ Конгрессында Русия сәясәтен һәм Дональд Трампны иң актив тәнкыйтьләүчеләрнең берсе саналган сенатор Джон Маккейн 81 яшендә вафат булды.

Маккейн шимбә, 25 август көнне үз өендә вафат булган. "Ул яшәгән кебек үлде, үз кагыйдәләре белән, яраткан кешеләре янында, үзе иң нык яраткан урында", дип язып чыкты Twitter-да сенатор хатыны Синди Маккейн.

2017 елның июлендә Маккейнда баш мие яман шешен тапканнар иде, аны күз гематомасын алып ату операциясе вакытында күргәннәр. Шул ук айда аның баш миенә операция ясаганнар. 24 август көнне Маккейнның яман шешне дәвалаудан туктау карары турында билгеле булды.

Джон Маккейн Вьетнам сугышында очучы буларак катнашкан. 1967 аны совет ракетасы бәреп төшереп, ул алты елга якын Вьетнамда әсирлектә булган. 1987 елда хәрби вазифадан киткәч, ул АКШ Конгрессында сенатор булган, бу вазифага аны 5 тапкыр сайлыйлар. 2008 елда Маккейн АКШ президенты вазифасына намзәт буларак катнашты, ул вакытта ул демократ Барак Обамага оттырды.

Сенатор АКШ Конгрессында Русия президенты Владимир Путин сәясәтен иң актив тәнкыйтьләүчеләрнең берсе булды. Ул Русиягә каршы санкцияләрне кырыслатырга, Украинага хәрби ярдәм күрсәтергә чакырды. 2013 елда Маккейн "Русияләр Путиннан яхшыракка лаеклы" дигән мәкаләсен бастырды.

Моннан тыш Маккейн АКШ президенты Дональд Трампны да, аеруча аның Русиягә карата "йомшак" позициясен даими тәнкыйтьләп килде. The New York Times язуынча, Маккейн гаиләсе сенатор белән хушлашуда Трампны күрергә теләми.

XS
SM
MD
LG