Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Дубравная" метро станциясе 30 август ачылачак


"Дубравная" метро станциясе
"Дубравная" метро станциясе

Казандагы "Дубравная" метро станциясе 30 август - Республика көнендә ачылырга тиеш. Бу хакта мәгълүмат Татарстан президенты сайтында бар.

Метро ачылышында Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Әлеге вакытта станциянең тирә-ягын төзекләндерү эшләре бара.

"Дубравная" метро станциясе ачылышын берничә тапкыр кичектерделәр. Соңгы тапкыр аны футбол беренчелегенә ачарга вәгъдә иткәннәр иде.

Бу метро станциясенең татарча атамасы юк. Моңа татар җәмәгатьчелеге каршылык белдергән иде, ләкин активистлар тәкъдим иткән "Сөембикә", "Биләр", "Имәнлек" атамалары каралмады.

"Дубравная" ачылгач Казан метросында барлыгы 11 станция булачак. Ул әлегә бер генә тармаклы. Шәһәрнең 2035 елга кадәр төзелгән яңа генпланында метроның икенче тармагын төзү каралмаган.

XS
SM
MD
LG