Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Русиягә Скрипальләр эше белән бәйле чикләүләре гамәлгә керде


Русиянең элекке күзләү агенты Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулауга җавап буларак Мәскәүгә каршы АКШ чикләүләре 27 августта гамәлгә керде. Яңа штраф чаралары АКШ хөкүмәтенең рәсми журналы - Федераль реестрда дөнья күрде.

Чикләүләргә ярашлы, Русиягә, ашыгыч һуманитар ярдәмнән тыш, башка төрле ярдәм туктатыла. Азык-төлек, авыл хуҗалыгы тауарлары кертү, кредит һәм кредит гарантияләре бирү тыела.

Моннан тыш, корал һәм саклану өлкәсе тауарлары сатуны да туктату күз уңында тотыла. Шул ук вакыта, "дәүләт иминлеге мәнфәгатьләрен" истә тотып, галәм өлкәсендә хезмәттәшлек чикләнмәячәк.

Әгәр Мәскәү химик корал кулланмау турында берничә ай эчендә гарантияләр бирмәсә, Русиягә чикләүләрнең икенче өлеше кертеләчәк. Атап әйткәндә, "Аэрофлот" ширкәте очышларын тыю һәм ике арада сәүдәне минимумга кадәр киметү күз уңында тотыла.

Вашингтонның бу яңа чикләүләрен көткән арада рубль бәясе кинәт төште. Русия премьер-министры Дмитрий Медведев АКШ яңа чикләүләр белән "икътисади сугыш игълан итте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG