Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: русияләрнең яртысыннан күбе "очын очка ялгап" яши


Русияләрнең 52 проценты очын очка ялгап, ягъни "хезмәт хакыннан хезмәт хакына" яши. Бу хакта Икътисад югары мәктәбе тикшерүендә белдерелә.

Белгечләр Русиянең эшләүче халкын керемнәренә, акча саклауларына һәм милекләренә карап, дүрт төркемгә бүлгән дип яза "Коммерсантъ". Һәр төркемгә балл куелган. Беренче төркемгә (0 балл) аена уртача 11 мең сум кереме булган кешеләр кергән. Алар эшләүче халыкның 29,9 процентын тәшкил итә.

Икенче төркемгә (1 балл) эшләүче халыкның 51,9 проценты кергән, алар аена 24 мең сум тирәсе акча ала.

Өченче төркемгә (2 балл) айлык 33 мең сум керем белән 15,3 процент халык кергән. Дүртенче төркемдә (3-4 балл) эшләүче халыкның 2,9 проценты. Аларның уртача кереме айга 28 мең сум тәшкил итә. Өченче һәм дүртенче төркемдәгеләрнең өстәмә күчемсез милке һәм саклаудагы акчалары да исәпкә алынган, бу аларның икътисади статусы югарырак булуга өлеш керткән.

Тикшерүчеләр 1 балл - Русия җәмгыятендә икътисади статусның төп "нормасы" дигән нәтиҗәгә килгән.

"Бу норманы "очын-очка ялгап" яшәү дип санарга мөмкин" диләр тикшерү авторлары. Әлеге кешеләрнең хезмәт хакларын да ешрак тоткарлыйлар, алар эшсез калудан да курка.

Былтыр хисап пулаты җитәкчесе Татьяна Голикова Русиядә фәкыйрьлектә 22 миллион кеше яши дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG