Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика көнендә Казан кирмәнендә "TAT CULT FEST" узачак


Республика көнендә "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале, 2016 ел
Республика көнендә "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале, 2016 ел

Республика көненең төп вакыйгаларыннан берсе "TAT CULT FEST" фестивале булачак. Казан кирмәне заманча шәһәр мәдәниятенең үзәгенә әвереләчәк дип вәгъдә итә оештыручылар.

Кирмәннең төрле урыннарында Казан режиссерлары һәм артистларының кинолары һәм театраль чыгышлары, яшь рәссамнарның интерактив арт-объектлары һәм махсус проектлары күрсәтеләчәк. Моннан тыш тамак ялгау урыны, балалар мәйданчыгы, ял итү зонасы, "әдәби ишегалды", лекторий, күргәзмә зоналары оештырылачак. Активистлар яшь үзенчәлекләрен һәм заманча татар мәдәнияте белән төрле дәрәҗәдә таныш булуны исәпкә алып әзерләнә.

Фестивальдә Zulya Kamalova and The Children of the Underground (Австралия), Энвер Измайлов (Кырым), "Super Tatar" (Финляндия-Германия), Aygyul (Австрия), АИГЕЛ (Петербур), Ислам Сатыров (Ставрополь крае) һәм башка артистлар чыгыш ясаячак.

Татар иҗтимагый үзәге 30 августта Казанда Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итүнең 28 еллыгына багышланган митинг-концерт уздыра. Чара Тинчурин бакчасында узачак.

Оешма җитәкчесе Фәрит Зәкиев хәбәр итүенчә, митинг-концертта халык артистлары Миңгол Галиев, Әзһәр Шакиров, Гөлзада Сафиуллина һәм башкалар катнаша.

30 августта "Азатлык" татар яшьләре берлеге суверенитет турында декларация кабул иткән көнгә багышлап милли җанлы Корбан бәйрәме ашына чакыра. Ул "Иске таш" мәчетендә узачак. "Чарада кыска вәгазь укылачак, 1990 елның 30 августында кабул ителгән декларация, аның роле, милләтебезнең бүгенге хәле турында сөйләшәчәкбез, Гаяз Исхакый һәм Садри Максудины искә алачакбыз", диде оешма активисты Азатлыкка.

Казанның Халыклар дуслыгы йортында 28-30 август көннәрендә "Казан сөлгесе" дип исемләнгән III халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы уза.

Камал театры каршында көндез "Уйнагыз, гармуннар!" халык иҗады фестивале узачак. Анда Татарстан районнарыннан фольклор, хореографик, вокал төркемнәре катнаша, гармунчылар парады оештырылачак.

30 августта Татарстан башкаласында Русия халыкларының милли әдәбияты фестивале дә оештырыла. "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда милли телләрдә язучы авторлар үз иҗатларын дүрт төрле әдәби чатырда тәкъдим итәчәк.​ Чараларда 100дән артык әдип - Русиянең 26 төбәгеннән килгән 40 төрле тел вәкиле катнашачак. Бу чара иртәнге 11дә башлана һәм кичкә кадәр дәвам итә.

Иске татар бистәсендә "Ачык йөрәкләр шәһәре" дип аталган инклюзив театраль перфоманс, ветераннар концерты, эшче яшьләрнең "Безнең заман" концерты узачак. Биредә шулай ук "Яңа дәвер" альтернатив музыка концерты планлаштырыла. Анда "AZAT Sound System" төркеме, Альберт Исмаил, Миләүшә Сафина, Ринат Гыйлфанов, Азат Гыймадиев һәм башка җырчылар катнашыр дип көтелә.

"Казан" ипподромында Татарстан президенты касәсенә һәм Казан мэриясе бүләгенә ат ярышлары узачак.

Игенчеләр сарае янында кичке сигездә "Казан көзе" VIII халыкара опера фестивале оештырыла. Програмда урыс, алман һәм итальян композиторларының классик арияләре булачак диелә.

Бәйрәмнең зур концерты "Казан" гаилә үзәге янында үтәчәк. Анда ел саен Мәскәү артистлары чакырыла. Быел Казанда "Hi-Fi" һәм милитаристик рухлы "Любэ" төркеме чыгыш ясаячак. Гүзәл Уразова да концертның һедлайнеры дип аталган.

Соңгы елларда Татарстан дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән көн гадәти күңел ачу бәйрәменә әйләнде. Аны Республика көне дип атыйлар, ә казаннар өчен ул башлыча шәһәр көне.

1990 елның 30 августында Татарстан дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте. 28 ел элек кабул ителгән мөһим документ әле дә гамәлдә. Ә Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәнең вакыты былтыр чыкты. Ул озайтылмады, яңа шартнамә дә кабул ителмәде.

XS
SM
MD
LG