Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский "Тикшерүләр идарәсе үзәген" финанслауны туктатты


Михаил Ходорковский
Михаил Ходорковский

Михаил Ходорковский "Тикшерүләр идарәсе үзәге" җитәкчесе Андрей Коняхинны эшеннән алды һәм проектны финанслауны туктатты. Ул моны Африкада үтерелгән журналистлар Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко өчен җаваплылыкның бер өлеше "Тикшерүләр идарәсе үзәгендә" дә бар дип аңлатты.

Ходорковский журналистларны Африкадагы сәфәргә әзерләгәндә аларны озатып йөрүче фиксерны сайлауда зур хата ясалганын таныды. ЮКОСның элекке башлыгы сүзләренчә, үтерүне тикшерү дәвам итә. Аны "Тикшерү идарәсе үзәге" белән бәйле булмаган журналистлар төркеме башкара. Ел ахырына Ходорковский тикшерү нәтиҗәләре булыр дип өметләнә. Ул фильм төшерүче төркем алдан планлаштырылган һөҗүм корбаны булган дип әйтергә нигез бар ди.

Орхан Джемаль, Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуевның үтерелүе турында 31 июль билгеле булды. Алар Үзәк Африка республикасына "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү өчен килгән булган.

XS
SM
MD
LG