Accessibility links

Кайнар хәбәр

Twitter АКШта сәяси реклам урнаштыру кагыйдәләрен кырыслата


Яңа кагыйдәләргә ярашлы, сайлауларга һәм мөһим кануннарга кагылышлы рекламнарның кем акчасына урнаштырылуы күрсәтеләчәк.

Twitter АКШта сәяси реклам урнаштыру кагыйдәләрен кырыслата. Бу хакта социаль челтәрнең рәсми блогында хәбәр ителә. Кырыслату сайлауларга һәм дәүләт иминлеге, кеше хокуклары, иммиграция, абортлар, салымнар, климат үзгәрүе кебек мөһим каннунар кабул итү мәсьәләләренә багышланган рекламнарга кагыла.

Түләүле постларны бирүче үзенең шәхесен һәм АКШта яшәү урынын күрсәтүче сертификация узарга тиеш булачак. Мондый постлар реклам тамгасы белән генә билгеләнеп калмый, язманы урнаштыру өчен кем түләгәне дә күрсәтеләчәк.

Яңа кагыйдәләр 30 сентябрьдә көченә керә.

Элегрәк Facebook Русиянең "трольләр фабрикасы" - интернет тикшерүләр агентлыгы белән бәйле 300ләп аккаунтны япкан иде. Әлеге агентлыкны Вашингтон 2016 елда АКШта президент сайлауга тыкшынуда гаепли.

Үз чиратында Twitter да 300ләп шикле аккаунтны томалау турында белдерде.

АКШ хакимияте Русия ноябрьдә узачак Конгресс сайлауларына да тыкшыныр дип борчыла.

XS
SM
MD
LG