Бесланның 1нче санлы мәктәбендә бүген террор гамәле корбаннарын искә алалар. Матәм чаралары өч көн дәвам итәчәк. Алар шимбә 1 сентябрь көнне беренче кыңгыраудан һәм чәчәк салудан башланды. Корбан булганнарның туганнары шәмнәр, уенчыклар һәм су шешәләре алып килде – тотыкларга өч көн буена эчәргә су бирелмәгән иде.
Матәм чаралары шулай ук Владикавказ, Мәскәү, Петербур һәм башка шәһәрләрдә дә үтәчәк.
2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбенә террорчылар бәреп кереп 1128 кешене тотык итеп алды, алар анда 3 сентябрьгә кадәр тотылды. Тотыкларны азат иткәндә 334 кеше, шул санда 186 бала һәлак булды. Тотыкларны алу өчен җаваплылыкны чечен сугышчылары лидерларының берсе Шамил Басаев алды.
Әлеге фаҗигале вакыйганы объектив тикшерү булмады. 2017 елның апрелендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Беслан терактында һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең туганнарына барлыгы 3 миллион евро түләтү турында карар чыгарды. Европа мәхкәмәсе Русия җитәкчелеген кеше гомерен саклау йөкләмәсен тиешле башкара алмавы һәм бинаны һөҗүмгә тотуны планлаштырганда тотыкларга зыян салуны киметү турында уйламаган дип тапты. Русиянең Юстиция министрлыгы мәхкәмә карарын үтәргә ризалык бирде.
Бесландагы җирле хакимият мемориал урнашкан мәктәп бинасын сүтәргә тели. "Беслан аналары" оешмасы моңа каршы чыга.