Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Салават күпере" бистәсендә беренче мәктәп ачылды


Политехник лицей
Политехник лицей

1 сентябрь Казан читендә урнашкан "Салават күпере" бистәсендә политехник лицей ачылды. Мәктәптә укыту урысча, ә кайбер сыйныфларда тәрбия дәресләре татар телендә булачак.

Казан читендә урнашкан "Салават күпере" бистәсендә яшәүчеләр моңарчы балаларын шәһәрнең башка уку йортларына яисә янәшәдәге Яшел Үзән районынының Осиново бистәсе мәктәбенә бирергә мәҗбүр иде.

Бистәдәге беренче мәктәп – политехник лицейны ачу тантанасында Казан мэры Ильсур Метшин тәбрикләү сүзләрен татарча әйтте. Ул туган тел дәресендә дә булды, андагы балаларның хәл-әхвәлен татарча сораштырды. Тантанада шулай ук Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева, Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов та катнашты.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Кунаклар сыйныфларны да әйләнеп чыкты. Мәктәп 1224 кешегә исәпләнгән, быел 53 сыйныфта 1163 укучы белем алачак. Беренче сыйныфлар саны - 10. Шунысы кызыклы, лицейда әлегә 9нчы һәм 11нче чыгарылыш сыйныфлары юк, махсус аккредитацияне узмаганнар икән. Лицей җитәкчелегендә тулы хокуклы урта мәктәп буларак киләсе уку елыннан эшли башларга тиеш дип ышандырдылар.

Мәктәптә ун беренче сыйныф була
Мәктәптә ун беренче сыйныф була

Политехник лицейда инженер-технологик, физика-математика һәм спорт юнәлешенә өстенлек биреләчәк. Лицей мөдире Руслан Дуженков сүзләренә караганда, уку-укытуны, барлык фәннәрне рус телендә алып бару каралган, аның каравы һәр "параллель"ның бер сыйныфында тәрбия эшләре татарча алып барылачак. Мәсәлән, укытучы дәрес тәмамлангач әти-әниләр белән театрларга чыкканда яисә баланы әрләгәндә-мактаганда моны татарча башкарырга мөмкин.

Мәктәптә барлыгы 72 мөгаллим, шуның бише татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Дуженков Азатлыкка ана теле нинди програм нигезендә үтүен төгәл җиткерә алмады, "IV бугай" дип кенә әйтте.

Үзләре урыслашкан әти-әниләр моңа каршы да түгел шикелле. 7 яшьлек Ясминәнең әбисе Гүзәл Садыйкова һәм әнисе Алсу Насыйбуллина бертавыштан "без укыту урысча булуына шат" диләр.

Алсу Насыйбуллина һәм Гүзәл Садыйкова
Алсу Насыйбуллина һәм Гүзәл Садыйкова

– Без татарча бик яхшы сөйләшмибез, шуңа безгә урыс мәктәбе булу яхшырак. Балалар белән аралашырга кирәк, дәресләрен карарга. Безнең телебез камил түгел. Татар теле дәрес буларак булсын үзе. Гариза язганда туган тел буларак татарчаны сайладык, ди Гүзәл ханым.

– Татар теле атнага ике сәгать керергә тиеш, бала өчен авыррак булса да, калсын инде. Мин басым грамматикага түгел, сөйләшүгә ясалыр дип ышанам, диде русча Ясминәнең әнисе Алсу.

"Әти-әниләрнең мәктәптә гомуми укыту нинди телдә булуын сайлау хокукы юк, олылар фәкать "туган тел" фәне кайсы телдә буласын сайларга мөмкин. Безнең республикада IV һәм V укыту програмы алынырга тиеш. Мисал өчен, һәр мәктәпнең үз спецификасы бар: сәгатьләр саны артыграк йә кимрәк. Һәрбер мәктәптә татарча укыту булырга тиеш. Кайбер җирләрдә ата-аналарга кул күтәрттергән булып нинди укыту програмны алабыз дип сорыйлар. Бу дөрес түгел", диде журналистларга Илдар Гыйлметдинов.

XS
SM
MD
LG