Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләренең "Яңа нәшрият"ы эшли башлады


Татар яшьләренең узган ел сынау рәвешендә тәкъдим ителгән нәшрияты эшен башлады. Биредә фән, фәлсәфә, үз-үзеңне үстерү юнәлешендә татарча китаплар бастырылачак, ди оештыручылар.

Татар яшьләре оештырган "Яңа нәшрият" эшли башлады. Хәзерге вакытта онлайн-кибеттә ике китап тәкъдим ителә: Сунь-Цзының "Сугыш сәнгате" һәм "Гаҗәеп дөнья" исемле татарча фәнни-популяр мәкаләләр җыентыгы. Беренче тиражны чыгарырга безгә татар теле үсешен кайгырткан иганәче ярдәм итте, калганын үз көчебез белән оештырабыз, дип аңлатты Азатлыкка нәшриятны башлап җибәрүче Данил Әхмәтшин.

"Яңа нәшрият" 2017 елда Казанда узган "Печән базары" чарасында тәкъдим ителгән иде. "Узган елны бу әле фикер рәвешендәге тәкъдим генә булган иде. Ел дәвамында сынау режимында эшләп, без әлеге продуктта ихтыяҗ булганын күрдек, әлеге нәшрият идеясен тагын да камилләштердек", дип сөйләде Әхмәтшин.

Данил Әхмәтшин
Данил Әхмәтшин

Нәшрият яшьләре кызыклы "файдалы" темаларга китаплар чыгарачак. "Фән, фәлсәфә, үз-үзеңне үстерү, публицистика - юнәлешебез аңлашыла дип уйлыйм. Оруэллны бастырырга телибез, ләкин бу әле 2020 елдан иртәрәк була алмаячак, шул елда автор хокуклары вакыты чыгачак", ди Данил Әхмәтшин.

Джордж Оруэлл "Мал утары" әсәреннән бер өзекне Азатлыкның Тәрҗемәханә шәлкемендә укырга мөмкин.

Китапларны чыгару ешлыгы финанс мөмкинлекләрдән торачак, ди оештыручылар. Әлегә ярты елга бер китап чыгару планлаштырыла. "Татар телендә китап укучыларның да дөньякүләм билгеле әсәрләрне, бизнес-әдәбият, шәхси үсешкә илтүче хезмәтләрне туган телдә уку ихтыяҗы бар", дип саный яшьләр.

XS
SM
MD
LG