Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда пенсия яшен арттыруга каршы ике җыен узды


"Русия коммунистлары" чарасы

2 сентябрь Чаллыда пенсия яшен арттыруга каршы ике урында урам җыены узды. Аның берсен "Русия коммунистлары", икенчесен КПРФның Чаллы бүлеге вәкилләре оештырды. Урам җыенына килүчеләр саны бу юлы азрак булды.

Пенсия яшен арттыруга каршылык белдереп урам җыеннары президент Путинның бу хакта чыгышыннан соң дүрт көн узгач үтте. Каршылык җыеннарына килүчеләр саны алдагыларыннан бермә-бер азрак иде.

Чаллыда моңа кадәр пенсия яшен арттыруга каршы узган чараларда катнашучылар тарафыннан дистәләгән шигарләр күтәрелгән булса, бу юлы ике чарада да ике-өч кенә шигар күренде.

КПРФ уздырган чарада президент Путинның пенсия үзгәрешләренә карата чыгышын "Русия халкына байлар өстәленнән урам этенә сөяк ташлаган кебек булды", дип бәяләүчеләр булды. Әлеге җыенда резолюция кабул ителеп, "Капиталистлар Путин-Медведев хөкүмәтен отставкага", "Бердәм Русия" вәкилләренә алдагы сайлауларда тавыш бирмәгез" дигән өндәмәләр яңгырады.

Җыен шигарләре
Җыен шигарләре

"Русия коммунистлары" чарасында Русиянең пенсия фонды шәхси мәнфәгатләрдә эшләүче дип бәяләнде һәм аны таратырга чакырдылар. Шулай ук халыкның бүгенге хәерче хәлендә калуына бандитлар капитализмын һәм "Бердәм Русия" хакимиятләрен гаепләделәр.

Чаллыда узган ике җыенда барлыгы 300гә кеше катнашкандыр. Әле август аенда гына шушы фиркаләр аерым оештырган урам чараларына 400-500 чамасы кеше килгән иде.

Ни өчен бу юлы халык азрак килгән? Әллә Путин үзенең чыгышында халыкны ышандыра алганмы? Бу сорауга КПРФның Чаллы бүлеге җитәкчесе Анатолий Милордов "Чаллы хакимиятләре бер үк көнне, бер үк сәгатьтә ике урында урам җыены уздырырга рөхсәт бирде. "Русия коммунистлары" безнең электоратны үзенә караткандыр һәм хакимиятләр үз максатына ирешкәндер. Халыкның бер өлеше Путин чыгышында позитив чалымнар күрүе дә ихтимал", диде.

Җыен шигарләре
Җыен шигарләре

2 сентябрь Түбән Кама шәһәрендәге урам җыенында 200гә якын кеше катнашкан. Бу хакта Азатлыкка КПРФның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Николай Максимов әйтте. Түбән Камадагы алдагы урам җыенында дүрт йөздән артык кеше катнашкан иде.

КПРФның Түбән Камада бүлеге җитәкчесе Николай Максимов халыкның аз килүен оештырудагы кимчелекләр белән аңлатты. Шулай да 22 сентябрь, Русия думасында пенсия мәсьәләсе өченче укылышта тавышка куелыр алдыннан уздырыласы каршылык чарасында Түбән Камада халык ун тапкыр күбрәк катнашыр дип фаразлый ул. Ә болай, "Путинның халыкны алдаган чыгышы бөтенләй кирәк түгел иде", диде ул.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG