Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгы ВИЧка каршы көрәшүче чит ил програмнарын контрольгә алмакчы


Русия юстиция министрлыгы ВИЧ инфекциясен кисәтү белән шөгыльләнүче чит илдән финансланучы оешмаларның Русиядә эшләү кагыйдәләрен кырыслатуны тәкъдим итә.

Министрлык мондый оешмалар ВИЧ-инфекцияне кисәтү чаралары турындагы програмнарын һәм документларын башта Русиянең дәүләт оешмаларына тапшырырга тиеш дип саный.

Бу хактагы канун өлгесе хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Оешма документлары бер ай дәвамында каралачак. Аннары проргамны йә килештерәчәкләр, йә кире кагачаклар. Тыюны бозган оешмалар ябылырга мөмкин.

Чит ил финансы дип чит ил ширкәтләреннән генә түгел, ә гади кешеләрдән, ватандашлыгы булмаган затлардан һәм чит илдән акча алучы русияләрдән кергән ярдәм дә саналачак.

Әлеге чаралар ВИЧны кисәтү өлкәсендә чит ил финанслары хисабына башкарылган эшчәнлекне контрольдә тотуны нәтиҗәлерәк итәчәк диелә.

Русиядә бер миллионга якын кеше ВИЧ белән авырый.

Элегрәк бәйсез иҗтимагый оешмалар, ВИЧ авырулы кешеләр, Татарстанның Әлмәт, Бөгелмә Һәм Лениногорски шәҺәрләрендә яшүчеләр Русия президенты Владимир Путинга республиканың Көньяк-Көнчыгышында ВИЧ таралауга бәйле петиция белән чыккан иде. Алар Путиннан Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына республиканың Көньяк-Көнчыгышында ВИЧ таралуга каршы профилактик эш башларга кушуны сорады. Петиция авторлары китергән статистик мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 8 июленә Татарстанның Көньяк-Көнчыгышында ВИЧ белән авыручыларның рәсми теркәлгән саны гомум халыкның ике процентына җитеп килә. 205 мең халык яшәгән Әлмәт шәҺәрендә ВИЧ белән авырган 2307 кеше теркәлгән, 107 мең халык яшәгән Бөгелмәдә - 965 авыру, 84 мең кеше яшәгән Лениногорскида - 965 очрак теркәлгән. Әлеге мәгълүмат - 2017 елның рәсми саннары.

XS
SM
MD
LG