Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат: Сүриянең Идлиб вилаятенә һава һөҗүме ясалган


Идлиб
Идлиб

Сишәмбе Cүриянең Идлиб вилаяте һәм аның тирәлегенә һава һөҗүме ясалган. Һөҗүмдә Русия очкычлары да катнашкан. Бу хакта Anadolu һәм Hurriyet төрек басмалары белән Лондонда баш фатиры булган кеше хокуклары торышын күзәтүче Сүрия мониторинг үзәге хәбәр итә.

Сүрия хәрби оппозициясе мәгълүматларына күрә, Русиянең өч очкычы берничә дистә һөҗүм ясаган.

Би-би-си "White Helmets" коткару оешмасына сылтап хәбәр итүенчә, һава һөҗүме нәтиҗәсендә өч тыныч кеше һәлак булган.

Русия хакимияте Идлибдагы һөҗүмнәр турында рәсми берни белдерми. Һөҗүмнәр турында хәбәрләр АКШ президенты Дональд Трампның Сүрия, Русия һәм Иранны Сүрия президенты Бәшәр Асадның Идлибка һөҗүме нәтиҗәсендә килеп туачак “җитди һуманитар хата”дан кисәтүеннән соң барлыкка килде.

Соңгы берничә атнада Америка һәм Европа түрәләре Әсадның Идлибны басып алуда әзерлегенә борчылу белдерде. Алар моны тыныч халык арасында корбаннарның күп булачагы белән аңлатты.Пентагон Идлибта химик корал кулланыла калса моның җавапсыз калмаячагын әйтте. АКШ матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Америка хәрбиләре инде Сүриядәге үз максатлар исемлеген булдырган.

Соңгы айларда Русия саклану министрлыгы берничә тапкыр АКШ һәм аның беректәшләре Әсад көчләренә һөҗүм итүне оештыру өчен Сүрия оппозициясе химик корал белән бәйле провокацияләр әзерлидип белдерде. Димәшк вәкилләре Идлибны контрольгә алырга вәгъдә итте.

XS
SM
MD
LG