Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон: Солсберидагы агулау өчен Путин шәхсән җаваплы


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Путин дәүләт башлыгы буларак Русиянең хәрби күзләү тармагын "финанслый һәм контроль итә​" ди Британия эчке эшләр министры урынбасары.

Британиядә Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызы агулануы өчен Русия президенты Владимир Путин шәхсән җаваплы. Бу хакта Британия эчке эшләр министрының иминлек мәсьәләре өчен җаваплы урынбасары Бен Уоллес белдерде. Аның сүзләренчә, Путин дәүләт башлыгы буларак Русиянең хәрби күзләү тармагын "финанслый һәм контроль итә​". Британия ​Кремльнең дошмани гамәлләренә каршы торачак, дигән Уоллес.

Чәршәмбедә Британия премьер-министры Тереза Мэй Скрипаль һәм аның кызы Юлияне Русиянең Кремль фәрманы белән хәрәкәт иткән махсус хезмәтләре агулаган дип белдерде. Британия прокуратурасы бу агулауда шикләнелгән кешеләр дип Александр Петров һәм Руслан Бошировны атады һәм аларның фотоларын дөньяга чыгарды.

Русия тышкы эшләр министрлыгы бу фотолар һәм исемнәр "берни дә әйтми" дип белдерде һәм Русиянең моңа катышы булуын кире кага.

XS
SM
MD
LG