Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендә вәкиле итеп Игорь Комаров билгеләнде


Игорь Комаров
Игорь Комаров

Русия президенты Владимир Путин "Роскосмос"ның элекке башлыгы Игорь Комаровны Идел буе федераль бүлгесендә тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләде.

Игорь Комаровның яңа вазифага билгеләнүе турында Кремльнең матбугат хезмәте белдерә.

Соңгы берничә айда Комаров Русиянең фән һәм югары белем министры урынбасары булып эшләде. Ә 2015 елның гыйнварыннан 2018 елның маена кадәр "Роскосмос" оешмасын җитәкли иде. 1990 елларда ул банк өлкәсендә эшләгән, ә 2002 елда "Норникель" җитәкчесе урынбасары булган. "Роскосмос"ка килгәнче Комаров "Ростехнология" дәүләт корпорациясендә, АвтоВАЗда эшләгән.

Игорь Комаров 1964 елда Сарытау өлкәсенең Энгельс шәһәрендә туган.

Кайбер чыганаклар язуынча, президентның Идел буе федераль бүлгесендәге вәкил вазифасына элекке авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, хөкүмәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Забарчук, Федерация шурасы әгъзасы Любовь Глебова намзәтләре дә каралган.

24 августта Путин Идел буе федераль бүлгесендә президент вәкиле булган Михаил Бабичны эшеннән алды һәм Русиянең Беларустагы илчесе итеп билгеләү турындагы фәрман имзалады. 49 яшьлек Бабич шулай ук президентның Русия белән Беларус арасындагы сәүдә-икътисади үсеш өчен җаваплы махсус вәкиле дә.

XS
SM
MD
LG