Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Скрипальләрне агулауда шикләнелүчеләр Женевага еш йөргән


Александр Петров белән Руслан Боширов 2018 елның 4 мартында
Александр Петров белән Руслан Боширов 2018 елның 4 мартында

Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулауда шикләнелүче Русия махсус хезмәтләре кешеләре дип исәпләнүче Александр Петров белән Руслан Боширов берничә мәртәбә Женевада булган. Бу турыда британ хөкүмәтендәге чыганакларына таянып The Telegraph хәбәр итә.

Газет язуынча, Петров белән Боширов бер-береннән аерым рәвештә Женевага кимендә алты мәртәбә очкан булган. 2017 елның ноябреннән 2018 елның февраленә кадәр алар барлыгы тугыз мәртәбә барып кайту броне алган булган. Чыганаклар белдерүенчә, шикләнүчеләрнең контактларын ачыклау тикшерүдә хәлиткеч әһәмияткә ия. Газет язуынча, Британия хакимиятләренең бу ике Русияле турында мәгълүматны элегрәк тә ачу мөмкинлеге булган. Дөнья футбол беренчелеге вакытында британ ватандашларының гомерләренә куркыныч тудырмас өчен Лондон аны кичектерергә булган.

The Telegraph язуынча, Женевадан кала Петров белән Боширов Париж, Амстердам һәм Бергамода да булган. Күп очракта алар “Аэрофлот" очкычлары белән очкан.

Элегрәк медиада аларның британ визасы алганда үзләрен эшмәкәрләр дип танытуы хәбәр ителгән иде. Күзләү хезмәте мәгълүматларына караганда, алар чын паспортлар тапшырган, әмма аларда язылган исемнәр ялган булырга мөмкин.

Март башында Солсберида Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипаль һәм аны кызы Юлия агуланды. Лондон ул һөҗүм артында Кремль тора дип тәкърарлый. Скрипальләрне Совет берлегендә ясалган "Новичок" матдәсе белән агулаганнар диелә. Мәскәү бу гаепләүне кире кага.

XS
SM
MD
LG