Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгардагы "Кол Гали" кунакханәсе: бар да байлар өчен


"Кол Гали" кунакханәсе
"Кол Гали" кунакханәсе

Болгарда тиздән ачылырга тиешле биш йолдызлы "Кол Гали" кунакханәсендә элмә такталар дүрт телдә язылган. Хезмәткәрләр нигездә урысча гына сөйләшә, ресторанында хәләл ризыклар да, хәмер дә бар. Азатлык хәбәрчесе "Кол Гали" кунакханәсен күреп кайтты.

Сентябрь урталарында ачылыр дип көтелгән "Кол Гали" Resort & Spa кунакханәсе кунакларны каршы алырга әзерләнә. 6 сентябрь монда беренче кунаклар булды инде. Казанда узган ЮНЕСКО форумы делегатлары кунакханәнең конференц-залында утырыш үткәрде, ә ахырдан алар өчен ресторанда кичке аш әзерләнде.

"Кол Гали" кунакханәсе тышкы яктан тулысынча әзер дияргә мөмкин. Комплексны бар яктан сак хезмәте саклый. Яшеллек, асфальт, юлларда сызымнар - барысы да әзер. Кунакханәнең төп залына як басуга кунакларны лалә чәчәге рәвешендә төрле төсләргә керүче фонтан каршы ала. Келәмнәр, нәкыш һәм төрле бизәкләр татар һәм шәрык өслүбендә эшләнгән. "Кол Гали" кунакханәсе үзенчәлекләре хакында Азатлык язган иде.

Болгарда "Кол Гали" кунакханәсе ачыла
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

Кунакханәдә булачак бәяләр инде тәгаенләнгән. "Бер кешелек стандарт бүлмә иртәнге ашны кертеп бер кичкә 5800 сум торачак. Ике урынлы люкс 20 мең сумга кадәр җитә", диде кунакханә хезмәткәре. Барлыгы 149 бүлмә, шул исәптән 130 стандарт, 18 vip бүлмә һәм бер президент апартаменты. Болгарны карарга киләчәк гади авыл кешесе монда тукталырга җөрьәт итмәс. Кунакханә күбрәк акчалы туристлар, байлар һәм зур түрәләр өчен ясалган.

Спа комплексы җиде төрле мунчадан тора. Хамам мунча Ак пулат рәвешендә ясалган. Ул кунакханә комплексының уң ягында барыннан да аерылып тора. Ак төстә, нәкъ XIV гасырдагы тарихи бина сыман төзелгән. Ачык һәм ябык бассейн, теннис корты, баскетбол һәм балалар мәйданчыклары булачак.

Спа комплексы
Спа комплексы

Кунакханәне төзү күпмегә төшкәнен әлегә кадәр җәмәгатьчелектән яшереп киләләр. Комплексның җитәкчесе итеп 2015 елда ришвәт җәнҗалыннан соң Татарстан пенсия фонды бүлеге рәислегеннән киткән Марсель Имамов куелган.

Дүрт телдә язулар һәм урыс телле хезмәткәрләр

Бинадагы элмә такталар, язулар махсус эшләнгәне күренеп тора. Кунакханәнең исеме өч телдә дә бер төрле яңгырый - "Кол Гали", гадәттәгечә, урыска яраклашып "Кул Гали" дип үзгәртүләр күренмәде.

Тарихи белешмә
Тарихи белешмә

Кунакханә эчендә мәгълүмати һәм тарихи белешмәләр биргән элмә такталар шактый. Холлда Кол Галинең кем булуын 4 телдә - татарча, русча, инглизчә һәм гарәпчә язып куйганнар. "Шагыйрь, татар язма әдәбиятына нигез салучы, урта гасырлардагы төрки әдәбиятның күренекле вәкиле..." дигән юлларны укырга мөмкин. Тарихи белешмәләр кунакханәдә берничә җирдә урын алган. Мәсәлән, конференц-зал холлындагы телевизордан Болгарда ислам кабул ителүен күрсәтүче тавышсыз видеоязма әйләнеп тора. Шуның янәшәсендә үк дүрт телдә Алмыш хан турында белешмә китерелә. "Алмыш - IX гасыр ахыры-X гасыр башында Идел буе Болгар дәүләтенең ханы" дип башлана элмә такта.

Элмә такта
Элмә такта

Диварлардагы һәм бүлмә ишекләрендәге элмә такталарда иң элек калын хәрефләр белән урысча язылган. Аннан кечерәк итеп татарча, инглизчә һәм гарәпчә китә. "Табиб бүлмәсе", "Балалар клубы", "Конференцияләр залы", "Сөйләшүләр бүлмәсе" кебек язуларны күрергә була.

Элмә такталарда татарчага урын табылган булса, хезмәткәрләр нигездә урыс телле. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә, урысча гына җавап кайтаралар. Татар телен аңлаучылар да бар. Ләкин кунакханәдә республика дәүләт телендә сөйләшү мәҗбүри түгеллеге күренә.

Менюда "урыс" балыгы, шәраб, аракы

"Кол Гали" кунакханәсендә ике ресторан, кафе-барлар бар. Ресторанда моңлы татар көйләре яңгырап тора. Колонналы залда татарча аңламаучы официантлар эшли.

ЮНЕСКО делегатлары өчен әзерләнгән ризыклар
ЮНЕСКО делегатлары өчен әзерләнгән ризыклар

Менюга килгәндә, официант ЮНЕСКО делегатлары өчен әзерләнгән ризыклар исемлеген һәм аларның бәяләрен күрсәтте. Иң беренче ризык - "Татарская" дип атала. Ул хәләл сыер, үрдәк, тавык итеннән тора. Шунда ук төрле балыклардан торган "Русская" ризыгы да бар. 50 граммы - 380 сум. Зур бәлеш, өчпочмак, өлеш, кыстыбый, чәкчәк, талкыш каләвә, кош теле дә тәкъдим ителә. Башка көннәрдә нинди меню булачак дигән сорауга официант төгәл генә җавап бирә алмады.

Хәләл ризыклар янында хәмергә дә урын тапканнар. Шабли Премье Крю Монмен, Моэт Шандон Брют Империал кебек кыйммәтле шәрабләр, 12 еллык Макаллан виски, шешәсе 28 мең сумлык Курвуазье коньягы бар. Ханская аракысын да тәкъдим иткәннәр.

XS
SM
MD
LG