Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта 2001 елның 11 сентябрь корбаннарын искә алалар


АКШта 2001 елның 11 сентябрендә оештырылган террор гамәле корбаннарын искә алалар.

АКШ президенты Дональд Тармп бүген Пенсильваниядә United Airlines очкычы килеп төшкән урыннан ерак түгел төзелгән мемориал паркка киләчәк.

Нью-Йоркта корбаннарның туганнары һәм якыннары Дөнья сәүдә үзәге торган урынга җыелачак.

Террор гамәлендә һәлак булган меңнән артык кешенең калдыклары әле һаман танылмаган. Соңгы биш елда белгечләр бары тик биш кенә корбанның шәхесен ачыклый алган, дип яза Reuters.

Якшәмбе Нью-Йоркта Дөнья сәүдә үзәге астындагы метро станциясе кабаттан ачылды. Ул ябылган иде һәм җимерек килеш 14 ел торды. Төзекләндерү эшләре 182 млн долларга төшкән.

17 ел элек "Әл-Каида" террорчылары урланган ике очкычны Дөнья сәүдә биналарына юнәлтеп аларны җимергән иде. Өченче очкыч Вашингтондагы Пентагон бинасына килеп бәрелде. Дүртенчесе Пенсильвания штатында барып төште. Террор гамәлләре нәтиҗәсендә 3 меңләп кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG