Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: "Скрипальләр эше" нигезендә шикләнелүчеләр – сивиль кешеләр


Александр Петров (с), Руслан Боширов
Александр Петров (с), Руслан Боширов

Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне агулауда шикләнелүче ике кешенең кем икәнлеген Русия җитәкчелеге ачыклаган. Алар гади кешеләр, агентлар түгел диде президент Путин.

"Без, әлбәттә, аларның нинди кешеләр икәнен карадык, кем икәннәрен беләбез. Аларны таптык. Ышандырып әйтәм, анда бернинди дә криминал юк", диде Путин Көнчыгыш икътисади форумында.

Ул шулай ук шикләнелүчеләр якын арада матбугат чараларына әлеге хәл турында үзләре сөйләячәк дип тә белдерде.

Күптән түгел Британия премьер-министры Тереза Мэй Скрипаль һәм аның кызы Юлияне Кремль фәрманы белән хәрәкәт иткән махсус хезмәтләр агулаган дип белдерде. Британия прокуратурасы бу агулауда шикләнелгән кешеләр дип Александр Петров һәм Руслан Бошировны атады һәм аларның фотоларын дөньяга чыгарды.

Путин үз чыгышында шикләнелүчеләрнең исемнәрен атамады, шуңа күрә бу Александр Петров һәм Руслан Бошировның чынлап Британиягә баруларын раслаумы, юкмы икәне аңлашылмый.

Лондон һөҗүмне Кремль башкарган дип белдерә һәм агулау өчен җаваплылыкны шәхсән Путинга йөкли. Мәскәү гаепләүләрне кире кага.

Британия җитәкчелеге мәгълүматынча, һөҗүмне Русиянең хәрби күзләү агентлары оештырган. Александр Петров һәм Руслан Боширов исеме белән аталган әлеге кешеләр март башында өч көнгә Британия килгән һәм кире кайтып киткән диелә. Әлеге исемнәр ялган булырга мөмкин дип тә фаразлана.

Daily Express хәбәр итүенчә, шикләнелүчеләрнең эзенә "Аполлон" кушаматлы Русия агентыннан алынган мәгълүмат ярдәмендә төшкәннәр. Ул Путин сәясәте белән килешмичә, Русиядән китәргә теләгән дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG