Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Социаль медиа рәсми институтлар белән көндәшлеккә керә"


Татарстан мәнфәгатен яклауда рәсми электрон матбугат һәм хосусый интернет сәхифәләр, социаль челтәрләрнең роле, татарның үзбилгеләнүенә тәэсире, тел низагында кемнең ничек хәрәкәт итүе, бәйсез интернет берләшмәләрен кулга төшерү мөмкинлеге турында этносоцилог белән сөйләштек.

Татарстан социологлары милли интернетны һәм аның халыкта фикер формалаштыру тәэсир көчен өйрәнә. Бу – Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының инициативасы һәм хезмәте. Финанслау да институт бюджетыннан башкарыла. Интситутның этносоцилогия бүлеге җитәкчесе, галимә Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, Русиядә моңа кадәр мондый социологик тикшеренү уздырылмаган, шул сәбәпле өйрәнү методологиясе юк диярлек. Әмма беренчел нәтиҗәләргә караганда, милли интернет моңа кадәр гадәтләнгән рәсми институтларны кысрыклап килә.

— Гөлнара ханым, татар интернеты күренеше инде 1990нчы еллар уртасында ук барлыкка килде, 2000нче еллар башында аның төшенчәсе кулланышка керде. Аның бернинди дә яңалыгы юк кебек.

— Беренчедән, күренеш буларак ул, әлбәттә, яңалык түгел, әмма милли интернет дигән төшенчә, аның кешеләрнең көнкүрешенә, фикерләвенә ни рәвешле тәэсир итүе фәнни яктан өйрәнелмәде. Икенчедән, бу эшкә тотындык, әмма аның никадәр зур масштаблы һәм интернет нык үзгәрүчән икәнен күз алдына китерә алмаганбыз. Аннары милли интернетны өйрәнү ысулы, методологиясе юк. Татарстан галимнәре бу очракта пионер булып чыга. Милли интернет нәрсә ул, аның структурасы нинди, аның тәэсире нинди, моны ничек тикшерергә? Әлегә шушы төп проблемны ачыклау эше бара. Интернеттагы берләшмәләр, социаль челтәрләрдәге төркемнәрне өйрәнәбез. Тикшерү 2016 елда башлады, кайчан тәмамлануы хакында әйтүе авыр.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

​Милли интернетка татарныкы гына керми. Сүз уңаеннан, без үзебезнең тикшерү ысулын башкаларга да тәкъдим итә алабыз. Русиядә яшәгән урыс булмаган халыклардан аермалы татар интернеты алга киткән. Милли интернет дигәндә аңа электрон матбугат та, дәүләт порталы да керә, алар да, мәсәлән, татар мәдәнияте, тарихын таныта. Мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән интернет сәхифәләр дә керә. Мәсәлән, “Ана теле”, Актаныш укучылары уйлап тапкан һәм эшләгән “Гыйлем” проектлары – моның ачык үрнәкләре. Милли интернетның тагын бер зур компонеты – ул социаль медиа, ягъни видеоблоглар, социаль челтәрләр, танышу сайтлары, форумнар һәм башкалар. Биредә кешеләр этник яткан үзлегеннән оеша, берләшә. Барысы да энтузиазмга корылган, алар дәүләт тарафыннан финансланмый.

— Электрон милли матбугат өйрәнелде дисез, алар укучыларның ихтияҗына җавап бирәме?

— Өйрәнәбез генә, барысы да капшап кына тикшерелә. Интернет сәхифәсенең популярлыгы анда керүче кешеләр саны белән бәйле. Әмма бу күрсәткеч әлегә эффективлык турында әйтми, оста IT белгече, мисал өчен, керүчеләр санын арттыра да, түбәнсетеп күрсәтә дә ала, администратор, трольләр тәэсирен дә исәпкә алырга кирәк. Әлегә социология фәне матбугат ни рәвешле кешеләргә, аларның акылына, үзбилгеләнүенә тәэсир итә алуын тикшерә белми. Ул методологияне булдыру максаты куелды.

Беренчедән, халык арасында популяр булган Матбугат.ру белән Татпресса.ру кебек сәхифәләр тикшерелде. Аны бер кеше бага, алар икесе дә – Данил Сәфәров хезмәте. Ике ресурсның да аудиторияләре аерыла. Татарча укучылар башлыча – авыл яки саладан чыккан кешеләр. Урыс сәхифәсендә исә урыс телелләр һәм шәһәрдә яшәүчеләр. Урыс чыганакларында социаль темалар, сәясәт турында күп сөйләшәләр, татарларга исә мәдәният, гаилә, әхлак, дин кебек темалар якын. Сәясәт турында язучы сәхифәләр бармак белән санарлык, шуларның берсе – Азатлык радиосы.

Милли электрон матбугат соңга калып эшли

Татар һәм урыс электрон матбугатының мөһим аермасы – мәгълүматны җиткерү тизлеге. Урысча мәгълүмат сәхифәләргә бик тиз куела, ә татарча соңарып чыга. Татарча беренче булып таралган мәгълүмат бик сирәк. Татарча язылуын языла, әмма ул урысчага тәрҗемә ителгән хәлдә генә киңрәк аудиориягә барып җитә ала. Татарча хәбәр чыкканчы аның инде урысчасы укылган була, халык хәбәрдар булган була. Бу бигрәк тә дәүләт порталында ачык күренә. Аларның сәхифәләре барысы да ике телле диярлек, ләкин татарча соң чыга, яки кыска, аз мәгълүматлы булган вариантта була. Татарча бармы - бар, татарча да яздык дигән караш белән эш итү сизелә. Милли электрон матбугат соңга калып эшли, мөһим, уникаль мәгълүматны туган телдә җиткерү аксый. Рәсми электрон матбугат күп очракта бер-берсен кабатлый, уникаль эчтәлек белән проблем бар. Хосусый газетлар арасында интернет сәхифәләр тотучылар да бар. Бу кайчак аларның тиражына да тискәре йогынты ясый ала, әмма киләчәктә барыбер интернетта эшләргә кирәк булачагын күпләр аңлый.

— Узган ел татар теле тирәсендә низаг купты. Рәсми матбугат нишләргә белмәде, озак кына дәшми торды, ә халыкта урыслар ягыннан да, татарлар ягыннан да канәгатьсезлек артканнан артты. Бу бәхәс рәсми матбугатта түгел, ә социаль челтәрләрдә, хосусый матбугат сәхифәләре форумнарында барды. Электрон матбугат форумнарында татар теленә, Татарстанга тискәре карашлар артык күп булды һәм бу процесс махсус идарә ителде дигән фикер булды. Бу күренеш өйрәнелдеме? Мисал өчен, хакимият органнарында форумнардагы фикерләргә, электрон матбугатта чыкан мәкаләләргә карап карар кылу булдымы?

— Моның сәяси ягы бар. Мин күзәтүче социолог буларак кына әйтә алам, тел темасы кешеләрне борчый. Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Олада чыгыш ясагач та социаль челтәрләрдә фикер алышулар китте, халык күңелдә булганны ачып салды. Ни дисәң дә, тема күпләрне борчый, чөнки кемнеңдер баласы, оныгы, күршесе мәктәптә укый. Баласы ничек укый, татар телен өйрәнәчәкме, юкмы, ничә сәгать, кем укытачак – болар барысын да кызыксындыра. Градуслар югары менде, аннары рәсми Татарстан да сүзен әйтте, депутатлар хәрәкәткә килде. Болар барасы да социаль челтәрләрдә, электрон матбугатта барган фикер алышулар, бәхәсләр аркасында булды. Чөнки халык та берләшә башлады, төрле ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр язылды, флешмоблар оештырылды. Нидер эшләнә башлагач, аңлату да булгач, бу бәхәс кими төште, кешеләр дә тел темасыннан арыды, апатия дә барлыкка килде. Федераль үзәктә мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертү инициативасы тагын умарта күчен уятты, хәзер исә тынлык. Кешеләр пенсия реформасы турында сөйләшә. Тел мәсьәләсе моңа кадәр дә актуаль иде, моннан соң да мөһим булачак, чөнки Татарстанда кешеләрнең милли үзаң дәрәҗәсе үсте. Гомумән Русия буенча шундый хәл күзәтелә. Тел проблемына битараф калучылар бик аз.

Комментарлар чынбарлыкны тасвирлый алмый

Дәүләт органнары әйтелгән фикерләрне күзәтеп бара дип уйлыйм. Галимнәр дә бәхәсне күзәтә, ләкин комментарларга карап объектив карар чыгарып була дип уйламыйм. Тискәре фикерләр күп языла дип дәүләт татар теленнән ваз кичү дөрес булмас иде. Комментарлар чынбарлыкны тасвирлый алмый. Кемдер гомумән электрон матбугатны укымый, укыган очракта да комментар язмаска мөмкин. Моңа кадәр уздырылган социологик тикшерүләр татарстанлыларның телгә карата мөнәсәбәтен өйрәнде. Татар телен өйрәнүне күпчелек хуплавы ачык күренде. Урыслар моны аңлау белән кабул итүе турында җавап бирделәр, татар теле кирәк дигән фикердә. Күпчелекне чыннан да укыту методикасы борчыды.

— Тик вазгыять үзгәрде. Телгә мөнәсәбәтне ачыклар өчен яңа социологик тикшерү уздырылачакмы?

— Начар булмас иде. Бу – катлаулы һәм чыгымлы хезмәт, шуңа күрә безнең институт үз акчасына моны ерып чыга алмаячак. Без әлегә күзәтәбез генә. Бу тикшеренү мөһим, күпләргә кызык булыр иде дип уйлыйм. Әлегә безгә бернинди заказ булмады. Якын арада бу мәсьәлә тикшерелерме – белмим. Бәлки, башкалар мондый тикшеренү уздыралардыр, ләкин мин хәбәрдар түгел.

— Сез тикшергән милли интернетның зур өлеше – ул социаль медиа. Алар моңа кадәр күнегелгән институтларны кысрыклап чыгарга сәләтлеме?

– Вконтакте социаль челтәрендә 6 меңгә якын татар төркемнәре, берләшмәләре бар. Бу – Русиядәге яшьләр арасында иң популяр платформа. Иң кызыгы – татар социаль медианың аудиторияләре һәрвакыт арта бара. Татарлар этник яктан берләшә. Иң зур төркем – “Татары и татарочки”, анда 114 мең кеше теркәлгән. Субэтник төркемнәр дә оеша, мәсәлән, мишәрләр, себер татарлары, керәшен татарлары аерымрак берләшергә тырыша. Төбәкләр нигезендә берләшеп аралашу киң таралган. Аерым кызыксыну нигезендә оешкан берләшмәләр популяр. “Кызык-мызык”та татарча юморны яратучылар утыра, аларның саны 190 мең кешегә җитә, татар җырларын яратучылар исә “Иң шәп татар җырлары” төркемендә теркәлгән, анда 306 мең кулланучы утыра. Бу берләшмәләр оффлайнга күчеп тә аралаша, очраша, дуслаша, гаиләләр кора.

Социаль медиа традицион дәүләт институтлары белән көндәшлеккә керә

Бүген социаль челтәрләр – мөһим ресурс, аның халыкка тәэсир итү көче зур. Бүген кешенең үзбилгеләнүенә йогынты ясауда, фикер формалаштыруда матбугат, башка дәүләт институтларының роле кими бара. Каядыр өйдә утырган администратор аерым бер темага бәхәс куптарырга һәм кешеләрдә, алар сизмәстәй итеп, иҗтимагый фикерне формалаштыра ала. Чеметеп сорау куя да мәсьәләне ачып сала. Алар яшьләрдә үзбилегеләнүнең яңа механизмын булдыра. Татарлыкны, Татарстан ватандашының яңа төсмерен булдыра яки булганын саклауда өлешен кертә. Шуңа да социаль медиа традицион дәүләт институтлары белән көндәшлеккә керә. Дәүләт органнары, шул ук матбугат озак селкенә, ә интернеттагы администраторлар көн кадагында булган оператив мәсьәләне калкытып чыгара. Алар милли продукцияне халыкка заманча итеп тәкъдим итү белән дә мәшгуль. Бу яшьләрне кызыктыра, 17-35 яшьлек кешеләр – төп аудитория. Әлегә Инстаграм, Телеграм каналлар кебек ресурслар өйрәнелмәде, без өлгермибез, кешеләребез аз, ресурсларыбыз чикле.

— Интернетта, гадәттә, җиңелчә аралашу, күңел ачу гына бар дигән караш бар. Сез әйткән зур берләшмәләр дә җыр-бию, мәзәккә бәйле. Ә социаль челтәрләрдә сәясәт, иҗтимагый тормыш никадәр чагылыш тапкан?

— Кайсы темага кызыксыну зуррак икәнен тикшерәбез. Бу да күпме лайк, репост ясалганына карап анализлана. Дөрес, бәлки, мәдәни темаларга аралашу күбрәктер, әмма Татарстан президенты институтын саклау, Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәне озайту мәсьәләләре рәсми матбугатта түгел, ә беренче булып социаль челтәрләрдәге татар берләшмәләрендә күтәрелде.

Президент статусын калдырыргамы, юкмы дигән бәхәс интернетта купты, аннары флешмоблар башланды. Татарстан президенты үз инстаграм аккаунтында “Хәерле иртә, Татарстан!” дип язуын да күп кеше күтәреп алды, кешеләр дә үз фотолары шулай дип имзалый башлады. Шартнамә саклау турында мәсьәлә тирәсендә дә хәлләр шулайрак булды. Бу хакта социаль челтәрләрдә кызу бәхәс барды, Мәскәүдәге татар яшьләре флешмоб оештырды.

Җырчы Вәсилә Фәттахова үлеме дә татарларга зур тәэсир ясады, халык онлайнда бу хакта аралашып, оффлайнда очрашып, аның истәлегенә концертларда катнашты, флешмоблар оештырды.

Кешеләр сәясәт белән кызыксынмый дип әйтеп булмый. Рәсми матбугатта булмаган темалар социаль челтәрләрдә барлыкка килә. Интернетта теге яки бу мәсьәләгә карата фикерне ачыграк, төгәлрәк әйтеп була, бу хәтта проблемнарны хәл итүдә үтемле механизм була ала.

— Дәүләт, бу очракта Татарстан мәнфәгате яклап эшләнсә дә хакимият өчен бәйсез чыганаклар куркыныч тудыра. Социаль челтәрләрдәге берләшмәләрне кулга төшерү, алар белән идарә итү күренешләре бармы? Моны күзәтәсезме?

Интернет белән идарә итү авыр

— Теге яки бу берләшмә артында кем торганын, аның хуҗалары кем, кем тарафыннан финанслануын белергә кирәк. Хуҗаларын белгән очракта да бар нәрсәне дә ачык сөйләргә әзер түгелләр һәм гомумән сөйләмәс тә. Интернет белән идарә итү авыр. Әлбәттә, дәүләткә бар нәрсәне белү, идарә итү әһәмиятле. Кайсыдыр берләшмәләр бәлки сатып та алынадыр, кемдер акчага мохтаҗ, әмма кемдер ирекле булып калырга тели, аларга идея кадерле.

— Тагын шул бер балык башы – татар теле. Әгәр Вконтакте социаль челтәре өйрәнелгән икән, андагы бер сугыш кырының ике капма-каршы ягы – Татарстан ата-аналары (РоСТ) һәм Татар ата-аналары төркемнәре өйрәнелдеме? Күзәтүдән нинди нәтиҗәләр ясап була?

— Күзәттек. Татар төркеме тиз оешты һәм кулланучылар арасында Русиянең башка төбәкләреннән, чит илдә яшәүчеләр дә булды. Татар ата-аналары төркемендә күп көч һәм вакыт бәхәскә, хисләргә бирелде. Татар телен сакларга кирәк, чөнки ул үзбилгеләнүнең төп өлеше, бу безнең туган тел, ул кадерле ядькәр, безнең һуманитар миссиябез бар дип языштылар. Сүз күп булды, әмма төркемгә рациональ стратегик эш җитмәде. Эш механизмы булдырылмады. Читтән ярдәм эзләүләре күзәтелде, чит илләрдә яшәүче татарларны мобилизацияләү тырышлыгы күзәтелде. РоСТ төркеме һәрбер фикерен җөпләп прокуратурага, Русия, Татарстан президентларына хат, мөрәҗәгатьләр юллады. Конкрет адымнар ясалды. Татар ата-аналары төркеме исә гамәл кылырга кирәклеген соң аңлады.

Аралашу стиле татарларда әдәплерәк иде, бәхәсләшкәндә кимсетү күренешләре булмады диярлек. РоСТ төркемендә исә ксенофобик, милләтара низаг чыгара торган сүзләр, таш атулар күп булды, модератор андый кешеләрнең фикерләренә чик куймады.

XS
SM
MD
LG