Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:24

Small media – нәрсә ул? Татар телендә нинди традицион булмаган медиа чаралары бар? Бу турыда Югары журналистика һәм медиакоммуникация институты студенты Гүзәлия Гыйниятуллина белән сөйләшеп алдык.

Соңгы елларда интернетта лицензиясе булмаган медиа чаралары зур таралыш алды. Алар лицензиясез генә түгел, ә, гомумән, финанслаусыз, шәхси теләктән генә чыгып алып барыла. Нигездә, бу медиалар социаль челтәрләрдә "паблик" төркем буларак яки төрле тематикалы сайтлар рәвешендә эш итә. Бу күренеш "small media" (кече мәгълүмат чаралары) исемен алды.

КФУ университеты студенты Гүзәлия Гыйниятуллина Югары журналистика һәм медиакоммуникация институтында укый. Ул шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе дә. Быел Гүзәлия "Татар телендә small media" темасына диплом эше яза. Иң кызыклы татарча пабликлар, аларның эш итүе һәм үсеш перспективасы хакында аның белән сөйләшеп алырга булдык.

– Гүзәлия, бу теманы диплом эшенә ни өчен сайладың? Кызыксыну кайдан килде?

– Диплом эшемә теманы сайлаганда күбрәк актуаль, өйрәнелмәгән һәм кызыксындыру уятырлык тема булсын дип теләдем. Билгеле булганча, хәзерге тормыш социаль челтәрләргә нык бәйле. Хәтта яшьләрнең 80%тан артык тормышы интернетка бәйле дигән статистик мәгълүматлар да бар. Мәгълүмат чараларының барысының да диярлек социаль челтәрләрдә сәхифәләре бар. Минемчә, якын киләчәктә басма матбугат тулысы белән интернетка блог, паблик, сайт форматына күчәчәк.

Гүзәлия Гыйниятуллина
Гүзәлия Гыйниятуллина

– Small media-ларның барлыкка килү сәбәбе нәрсәдә соң? Әйтик, алар нигә безгә күнегелгән, гадәти мәгълүмат чаралары рәвешендә эшләми?

– Икътисади һәм сәяси вазгыять Русия медиаларында кризис барлыкка китергән. Бу исә журналистларны төрле вакытлы эш урыннарында эшләргә мәҗбүр иткән һәм аларны шәхси проектларын барлыкка китерүгә этәргән. Интернет төрле эчтәлекле сайтлар булдыру һәм алар белән актив эшләү мөмкинлеген бирә.

Кече медиа финанс чыгымнар таләп итми

Кече медианың башка проектлардан төп аермалы ягы шунда: ул финанс чыгымнар таләп итми, билгеле бер тематика белән кызыксынган аудитория өчен мәгълүмат чыганагы, мәгълүматны тәкъдим итүнең яңа форматы булып тора.

Фәндә бу күренешне әле үзнәшрият (самиздат) дип тә атыйлар. Бу совет чорыннан ук килә. Ул чорда рәсми булмаган һәм цензур аша узмаган әдәби әсәрләрне, дини һәм публицистик текстларны җитештерү һәм тарату ысулын шулай атаганнар.

– Татар телендә дә бу күренеш урын ала. Диплом эшендә аларны атап та китәсең. Безнең укучыларыбыз өчен иң алдынгы, кызыклы small media мисалларын китерче.

– Әйе, татар телендә дә small media мисаллары аз түгел. Татарча кече медианың тулы канлы үрнәге буларак өч ел дәвамында сәяси юнәлештәге "Аурупалы Татарстан" коллектив блогы актив эшләп килә. Ул Европа кыйммәтләренә таянып алга баруны, Русиядә федерализм принципларына тугры калуны алга сөрә. Биредә өч төрле юнәлештә эш алып барыла: блог, карашлар һәм тәкъдимнәр (инициатива). "Аурупалы Татарстан"да икътисад, мәгариф, экология, халыкара мөнәсәбәләр һәм башка өлкәләргә караган проблемнар яктыртыла, тәкъдимнәр китерелә. Facebookта бу медианы кулланучылар саны 1200дән артык, Вконтакте челтәрендә – 2 меңгә якын.

Ачык сәхифә аңлатмасы, Гүзәлия Гыйниятуллина материалы
Ачык сәхифә аңлатмасы, Гүзәлия Гыйниятуллина материалы

"Гыйлем"нең төп максаты – фәнне популярлаштыру һәм фәннең татар телендә яши алуын исбатлау.

Икенчедән, "Гыйлем" – тулысы белән татар телле кече медиа. Проектның төп максаты – фәнне популярлаштыру һәм фәннең татар телендә яши алуын исбатлау. Проектның төп принципларының берсе – мәгълүматны бушка куллану һәм тарату. Проект эшчәнлегенә 25 ирекле булышчы ярдәм итә. Алар арасында Казанның төрле вузларында белем алучы студентлар, укытучылар һәм мәктәп укучылары да бар. Тематика бик киң: "традицион" тел белеме, сәнгать, тарих темаларыннан алып, татар матбугатында сирәк чагылыш тапкан физика, психология, вирусология, микробиология, сәясәт гыйлеме, астрофизика кебек фәнни юнәлешләр турында да материаллар табарга була.

Тематик яктан "Гыйлем"гә якын торган "Әлбәттә" медиасын да телгә алырга кирәк. Әлеге сәхифәдә татар галимнәре һәм белгечләренең видеолекцияләре туплана. Ләкин алдагы сайттан аермалы буларак, биредә татар фәне турында гына сүз бара. Лекторларның күбесе – университет галимнәре, фән докторлары һәм кандидатлары. Материаллар лекторлар белән интервью форматында әзерләнә.

Татар телендә иң уңышлы пабликлар:
1. "Аурупалы Татарстан"
2. "Гыйлем"
3. "Әлбәттә"
4. "Максат"
5. "Учим татарский язык"
6. "Укы. Читай. Read"
7. "Иске сурәтләр"

Дүртенче үрнәк кече медиа – "Максат" сайты. Ул укучыга шәхес үсеше, үз-үзеңне камилләштерү турындагы мәгълүматарны җиткерү белән шөгыльләнә. Проект актив татар яшьләре өчен булдырылган. Анда тайм-менеджмент, эффектив эш итү, сәламәт яшәү рәвеше, белем офыкларын киңәйтү кебек темалар күтәрелә.

Татар телен өйрәнүгә багышланган кызыклы язмалар чыганагы булган "Учим татарский язык" сәхифәсе татар теллеләр арасында иң популярларның берсе. Берләшмәнең 38 меңнән артык язылучысы бар. Биредә татар телендә видеоязмалар, сурәтләр, сүзлекчәләр кебек бик күп төрле мәгълүмат чыганагы тупланган.

"Укы. Читай. Read" кече медиасында матур әдәбият үрнәкләреннән цитатлар, өзекләр куела. Сәхифәне алып баручылар белдергәнчә, проектның максаты – татар әдәбиятын популярлаштыру. Кулланучылары – әдәбиятка һәм хикмәтле сүзгә гашыйк булган, әдәбияттан үзенә юаныч эзләгән барлык кешеләр.

Һәм уңышлы пабликлар арасында "Иске сурәтләр" дип аталган тагын бер проект тарихи фотолар туплый. Оештыручылар тарихи сурәтләрне барлап, һәрберсенә аңлатма биреп барырга тырыша. Моны татар халык мирасын саклауның бер юлы дип кабул итәләр. Әлеге архив тарихчылар һәм тикшеренүчеләр эшен шактый җиңеләйтергә мөмкин. Архивта билгеле шәхесләр дә, гади кешеләр дә күп.

Кече медиа сыйфатлары, Гүзәлия Гыйниятуллина материалы
Кече медиа сыйфатлары, Гүзәлия Гыйниятуллина материалы

– Татарча кече медиалар башка телләрдәгеләре белән аерыламы? Үзгә яклары нинди?

Татарча кече медианы булдыручылар – бер өлкәгә караган мәгълүматны татар телле аудиториягә җиткерергә омтылучылар.

– Татар телле медиада бераз башкачарак күзаллана. Беренчедән, еш кына татар телендәге кече медиа белән шөгыльләнүчеләр, аны булдыручылар – профессиональ журналистикадан читтә торган кешеләр. Алар – билгеле бер өлкәгә караган мәгълүматны татар телле аудиториягә җиткерергә омтылучы белгечләр. Икенчедән, тематика һәм проблематика ягыннан да төрлелек бар. Өченчедән, аудитория тел ягыннан чикләнгән: алар татар телен белгән яки өйрәнергә теләгән кулланучылар.

Шулай ук, татарча кече медианың барлыкка килү һәм үсеш юллары үзгә. Ләкин, һичшиксез, рус һәм чит телле медиа-проектларның аларга йогынтысы бар, кайберләре хәтта алар үрнәгендә эшли дә. Мәсәлән, рус телендәге иң популяр кече медиаларның мисалы бурак, "Толкователь", "Такие дела", "Арзамас", "Последние 30", "Батенька, да вы трансформер" кебек проектларны атарга була .

– Татар телендә интернет-журналистика үссен өчен ниләр эшләргә кирәк, ничек уйлыйсың?

– Минемчә, моның өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: сыйфатлы контент булдыру, кызыклы мәгълүматны яктырту, жанрлар төрлелеге булу, анимация, статистика, инфографика кебек алымнарны киң куллану, видео һәм аудио мөмкинлекләреннән файдалану.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG