Төп банк процентын күтәрү турында хәбәр Үзәк банк сайтында чыкты. "Тышкы шартларның үзгәрүе инфляция куркынычы тудырды. Киләчәктә Русия Банкы инфляция һәм икътисад динамикасын исәпкә алып, тышкы шартларны истә тотып, төп процентны арттыру өчен нигез булу-булмауны бәяләп торачак", диелә банк сайтында.
Үзәк банк төп процентны 2014 елдан бирле беренче тапкыр күтәрде. 2018 ел башына ул 7,75 процент тәшкил итә иде. Февральдә һәм мартта 0,25әр процентка киметелде.
Үзәк банк шулай ук инфляция фаразларын да яңартты. Банк мәгълүматына караганда, 2018 елда инфляция 4 проценттан артырга, ә 2019 елда 5,5 процентка җитәргә мөмкин.
Русия икътисади үсеш министрлыгы 2018 ел ахырына инфляция 3,4 процент тәшкил итәр дип фаразлаган иде.