Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытау татар мәктәбендә низаг нидән чыккан?


Сарытау шәһәренең татар гимназиясе
Сарытау шәһәренең татар гимназиясе

Сарытау мәктәбе тирәсендәге шау-шу шәһәр, өлкә чикләреннән чыкты. Уку йортында миллилек кимегән, укытучылар яңа билгеләнгән мөдир белән канәгать булмыйча эштән киткән дигән хәбәрләр таралды. Мәктәп җитәкчелеге моны кире кага. Азатлык ике тараф белән дә сөйләшеп алды.

Сентябрь башында Сарытауда 26 ел дәвамында эшләүче татар гимназиясе тирәсендә шау-шу купты. Укытучылар таралган, гимназиядә мөдир алмаштыруын коллектив кабул итмәгән, гимназиядә татар рухы инде юк дигән хәбәрләр таралды.

Татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үзенең Facebook битендә Сарытау татар гимназиясеннән ун укытучының эшеннән китүен язды. Гимназиядәге башбаштаклыкта Сарытау өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Камил Әбләзов гаепләнде. Гимназиядәге хәлләр Сарытау татарлары өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен югалту дип белдерелде.

Азатлык әлеге хәлне ачыкларга теләп гимназия җитәкчесенә, эштән киткән укытучыларга шалтыратты, вазгыятьне өйрәнде.

Гимназиядән киткән укытучылар Азатлык белән ачылып сөйләшергә теләмәде. Берсе: "Мин күченеп киттем, башка сөйләргә теләмим", диде. Икенчесе "Соңрак шалтыратыгыз" дип әйтте. Берсе генә азмы-күпме ачыклык кертте.

Үз исемен әйтергә курыккан әлеге укытучы мәктәптә ике дистә елдан артык эшләгәнен белдерде. Ул татар телен укыткан. Аның сүзләренчә, гимназиянең элекке мөдире Зәкия Саласкина узган елны уку йортының 25 еллыгыннан соң мөдирлектән китү турында карар кылган. Ул мәктәптә инглиз теле укытуга күчкән.

Зәкия Саласкина (с)
Зәкия Саласкина (с)

"Саласкина киткәннән соң без бөтен коллектив белән Камил Әблязовка хат яздык һәм мөдир итеп мәктәптә үзебезнең коллективтан берәр кешене калдыруны сорадык. Әмма безнең үтенечкә колак салучы булмады. Яковлевка авылыннан мәктәп җитәкчесе булып эшләгән Венера Салихованы китереп куйдылар. Ярар, авылдан татар кешесе килде дип аны кабул иттек. Бөтенләй таныш булмаган кеше түгел дидек, әмма ул бездән гел шикләнеп эшләде. Үзен ят кеше кебек тотты, киңәшләшү дә булмады. Хәтта бүлмәсеннән дә чыкмады. Укытучылар моның барысын да күрә бит һәм шуңа түзә алмады. Әле бит "Сезгә монда ошамый икән, сезнең максатлар минеке белән туры килми икән чыгып китә аласыз" дип кычкырып торды. Шуннан июль-август айларында 12 укытучы эштән китү турында гариза язды. "Калыгыз" дип әйтүче булмады. Гимназиянең багучылар шурасы әгъзасы, Сарытау өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Зөфәр Хәкимов ​имза кую өчен чаба-чаба каләм эзләп йөрде. "Тизрәк кулыгызны куегыз да китегез. Монда яңа кешеләр килер, мәктәпне күтәрер" диде. Безнең кирәгебез шул кадәр генә булган.

Укытучыларның төрлесе төрле эшкә урнашты. Берсе генә гимназиягә кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды, чөнки Хәкимов район башлыгына аны эшкә алмаска кушкан. Гәрчә ул инде башка мәктәп белән эш турында сөйләшеп килештереп куйган булган. Анда алмагач кире кайтырга мәҗбүр булды.

Яңа мөдир гимназиягә үзе элек эшләгән Яковлевка авылы мәктәбен тәмамлаган укучыларны алды. Урыс милләтеннән укытучылар килде. Физкультура, биология, инглиз теленнән урыс укытучыларын алды. Хәзер татар телен теләсә кем укытып йөри”, диде әлеге гимназиядә эшләгән укытучыларның берсе.

Аның сүзләренчә, гимназиядә татар теле икенче сыйныфтан өч сәгать, дүртләрдә ике сәгать, уртанчы сыйныфларда өч сәгать, өлкән сыйныфларда берешәр сәгать укытылган. Тәрбия чаралары татарча-урысча барган. "Татар укучылары гимназиядән китә. Анда күбрәк казакълар һәм башка милләт вәкилләре кала", диде ул.

Сарытау шәһәре гимназиясенең элекке мөдире Зәкия Саласкина да Азатлык белән сөйләшергә теләмәде. "Эштән китүгә һәркемнең үз сәбәбе. Яңа җитәкче яңа командасы белән эшләсен", диде дә трубканы куйды.

Укытучылар коллективы тирәсендә купкан шау-шуга карата Сарытау гимназиясе мөдире Венера Салихова Азатлыкка аңлатма бирде. Аның фикеренчә, аерым шәхесләр кечкенә проблемны зурга кубып сөйли, вазгыятьтән файдаланды диде.

Венера Салихова
Венера Салихова

"2017 елда гимназия мөдиренә вакансия ачылды, ачык конкурста катнаштым, уку йортының үсеш програмын тәкъдим иттем. Мине сайлап билгеләделәр. Бер ел эшләдем, барысы да шома барды димим, чөнки яңа коллектив, яңа эш урынына күнегәсе булды. Барысына да күңелем ачык булды, берсен дә кумадым.

Быел, чыннан да, 12 укытучы гариза язды. Кемдер китүе турында җәй башында, кемдер уртасында кисәтте, дүрт кеше август ахырында китүе турында әйтте. Бер урыс теле укытучысы Румыниягә килешү нигезендә укытырга китте. Бу планлаштырылган иде. Инглиз теле укытучысына – 65 яшь, оныкларымны карарга булышырга кирәк диде. Бер география, ике физкультура укытучысы гариза яздылар, берсе Мурманскига күченде. Башлангыч мәктәптән берсе гаиләсе белән Мәскәүгә китте, икенчесе кияүгә чыкты, өченчесе башка мәктәпкә китте, безгә йөрү ерак иде аңа. Аларга әзер идем. Әмма китәбез дип берьюлы өч татар теле укытучысы –​ Зәйфәр Аитова, Идалия Насырова, Һава Кирасирова август ахырында гариза язды. Аларга гимназиянең элекке мөдире Зәкия Саласкина да кушылды. Ул инглиз телен укытты. Ягъни бер көнне диярлек дүрт мөгаллим китәм диде. Бусы бөтенләй аңлашылмады, сәбәпләрен дә анык кына аңлата алмады. Алар вазгыятьтән кулланды. Әмма ахыр чиктә Зәйфәр Аитова, Идалия Насыйрова кире мәктәпкә кайтты. Алар бүген балаларны укыта.

Фәүзия Бәйрәмованы язучы, тарихчы буларак та ихтирам итәм. Һәр китабын укып барам, миңа калса, аңа дөреслеккә туры килмәгән, ялган мәгълүмат биргәннәр.

Коллектив укытучылары бик тиз тупланды. Резервта тагын бер татар теле укытучысы бар. Бүген бернинди дә проблем юк. Быел беренче сыйныфка 50 бала килде, алар ике сыйныфка бүленеп укыйлар. Өченче сыйныфны да ачар идек, мөмкинлек юк, бина ул кадәр зур түгел. Гимназиядә 385 бала белем ала. Коллективта 31 укытучы, 26сы – татар кешесе. Барлык мөгаллимнәр дә югары белемле. Бездә атнасына өч сәгать татар теле һәм әдәбияты укытыла. Гимназиядә татар рухы бар. Бу моңа кадәр көчле иде, безнең бурыч – булганны саклап үстерү", диде гимназия мөдире.

Сарытау гимназиясендә Белем көне
Сарытау гимназиясендә Белем көне

Сарытау өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары​ Зөфәр Хәкимов яңа уку елы алдыннан бердәм булып татар теле укытучыларының эштән китү турында гариза язуы татар гимназиясенә каршы махсус оештырылган саботажга охшаган иде дип сөйләде Азатлыкка.

Зөфәр Хәкимов – гимназиянең ачылышында катнашкан кешеләрнең берсе, 26 ел дәвамында уку йортын багып торучылар комиссиясендә эшли. Сарытау тарихында татарларның татарларга каршы эшләве булмады, бу – беренче очрак, диде ул.

Татарстанда татар мәктәпләре ябыла, ә без хәтта авылларда да мәктәпләрне саклап калдык

"16 августта безнең гимназиядә эшләгән өч татар теле укытучысы, бер инглиз теле укытучысы уку йорты мөдире исеменә гариза язды. 31 августтан эштән китәбез дип имзалаганнар. Ник 13, 15 яки 12 августта язмадыгыз, ни булды, ник дүртегез дә берьюлы гариза тотып килдегез дип кызыксындым. Алардан анык җавап булмады, шулай теләдек диделәр. Ягъни алар барысы да бер үк вакытта сөйләшкән булып чыга бит. Белем көне алдыннан татар гимназиясе ана теле дәресеннән белем бирүче мөгаллимнәрсез калсын дип уйлашканнар. Бу – гимназиянең яңа мөдире Венера Салиховадан үч алу. Уку елы башланырга берничә көн кала кайдан тапсын ул укытучылар? Алар моны белеп эшләде. Ярар, гимназия мөдирен кабул итмәделәр ди, аңа каршы сугыш алып баралар ди, әмма гимназиядә белем алган 385 бала моңа гаеплеме? Аларны ник уйламыйлар? Ник гимназия, татарлар абруе турында кайгыртмыйлар? Бу гимназия 26 ел дәвамында эшли, аның исеме, дәрәҗәсе, абруе бар. Биредә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булды, Миңтимер Шәймиев та булды, урыс төбәгендә үрнәкле татар гимназиясен эшләтәсез дип макталабыз. Бу чыннан да шулай! Карагыз, Татарстанда татар мәктәпләре ябыла, ә бездә тулы мәктәптә 32, 43 бала укуына кармастан, бу чыгымлы дип, мәктәпләрне саклап калдык.

Эш шунда ки, Һава ханым Кирасированың гимназия мөдире буласы килде. Минем дә, бәлки, министр буласым киләдер? Әмма куймадылар. Мөдир булып озак еллар дәвамында Зәкия Саласкина эшләде. Аны алмаштыру турында күптән сүз булды, ул аны белә иде, сөйләштек, риза иде. Хезмәтен югары бәяләп аны кадерләп озаттык, ул шунда эшләп калды. Сарытау татар гимназиясенә Базар-Карабүләк районында урнашкан атаклы Яковлевка татар авылындагы мәктәптә 20 ел дәвамында мөдир булып эшләгән Венера Салихова билгеләнде. Һава ханым исә моның белән килешә алмады һәм ниндидер интригалар кора башлады. Укытучыларны котыртты, гимназия эшчәнлегеннән төрле хилафлыклар табып, әле прокуратурага, әле өлкә мәгариф министрлыгына, губернаторга, шәһәр мэрына хатлар яудыра башлады. БМОга гына язмый калды бугай. Шушымы инде эш?

Татар теле укытучыларына сезнең һөнәрегез урыс мәктәпләрендә кирәкми, ничек эш табарсыз дип әйттем

Өч татар теле укытучысы китәбез дип белдергәч, карар төгәлме дип сорадым, "әйе" дип җавапладылар. Татар теле юкка чыгачак, сез кирәкмисез дигән сүз минем авыздан чыга алмый. Ялган бу. Мин татар теле укытучыларына сезнең һөнәрегез урыс мәктәпләрендә кирәкми, ничек эш табарсыз дип әйттем. Алар компенсация аласыбыз килә диде. Түләдек. Ялынырбыз, үгетләрбез дип уйладылар бугай. Юк, алай эшләмәдек. Гариза белән эш барып чыкмагач, Белем көне алдыннан төрле ата-аналарга, барлыгы 120 шалтырату булган, ник балагызны татар гимназиясенә бирәсез, укытучылар коллективы таралды, ашханәдә хәтта савыт-саба да юк, ислам дине нигезләрен укыталар, хиҗаптан йөрүчеләр артты, исламлаштыру бара, гимназия ябылырга мөмкин дип котыртканнар. Бу да барып чыкмагач, Һава ханым Кирасирова төрле кешеләргә шалтыратып ялган тарата башлады, социаль челтәрләрдә яздылар.

Бу – Белем көне алдыннан саботаж иде. Аларны административ кодекс нигезендә дә эштән куып булыр иде, әмма килешеп озаттык", дип сөйләде Азатлыкка Зөфәр Хәкимов.

XS
SM
MD
LG