Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымның төньягында гадәттән тыш хәл кертелде


Юл күрсәткече
Юл күрсәткече

14 сентябрь Кырымның төньяк-көнчыгышында урнашкан Әрмәни базар (Армянск) шәһәре һәм аның тирәсендәге авылларда химик матдәләрнең концентрациясе арту сәбәпле гадәттән тыш хәл кертелде. Бу хакта шәһәр башлыгы Василий Телиженко хәбәр итте.

Лаборатория тикшерүләре нигезендә Роспотребнодзор Әрмени базарда экологик вазгыять начарланганын белдерде. "Крымский титан" корылмасыннан зараралы химик матдәләр чыгарылу аркасында һавада хлорлы водород һәм күкерт ангидриды концентрациясе арткан. Хлорлы водород нормадан 5 тапкырга югары диелә, зыян күргән җирләрне чистарту чаралары дәвам итә.

Кырым хөкүмәте зараралы химик матдәләр чыгарылу нәтиҗәләрен бетерү өчен 76 млн сум аерганын хәбәр итте вице-премьер Игорь Михайличенко. 4 меңнән артык кеше (шул исәптән 2930 бала) Әрмени базардан башка шәһәрләргә, җәйге лагерларга, шифахәнәләргә урнаштырылган. Коммуналь хезмәтләр юлларны юа башлаган, төшкән яфракларны җыялар. 13-14 сентябрь һава пычранганын сизгән 200гә якын кеше кәефләре начарланганын белдереп Кырым министрлар шурасының кайнар телефонына шалтыратканын хәбәр итте Сrimea-news.com агентлыгы. Шәһәр башлыгы Василий Телиженко шәһәрдә паника юк, ләкин вазгыять киеренке, диде матбугат очрашуында.

24 август Әрмени базарда "Крымский титан" корылмасыннан зараралы химик матдәләр чыгарылу аркасында экологик хәл норма чикләреннән чыкканын таныган Кырым башлыгы Сергей Аксенов гадәттән тыш хәл тәртибе кертер өчен нигез юк дигән иде.

Әрмәни базардагы хәлләр турында бу көннәрдә Варшауда узган жыенда да сүз барды. Украина вәкилләре Әрмәни базарда зарарлы химик матдәләр чыгарылу хакында тулы магълүматны Русиядән алып булмаганы, Украина, халыкара оешмаларның Кырымга кертелмәгәне хакында сөйләделәр.

XS
SM
MD
LG