Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петров һәм Бошировның махсус хезмәтләр белән бәйлелеген күрсәтүче яңа мәгълүматлар ачыкланды


Александр Петров һәм Руслан Боширов

Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне агулауда шикләнелүче Александр Петров тормышына карата Русия федераль миграция хезмәте белешмәсендә мәгълүмат юк. Шулай ук 2009 елга кадәр бирелгән документлар турында да берни билгеле түгел.

Паспорт турындагы урында "мәгълүмат бирмәскә" һәм "сер итеп сакларга" дип язылган. Русиядә мондый билгеләмәләр махсус хезмәт вәкилләренә һәм югары түрәләргә генә куела. Бу хакта Bellingcat халыкара тикшерү төркеме The Insider басмасы яза. Шунда ук Петров һәм Руслан Бошировның Лондонга билетларны 1 мартта, сәфәр алдыннан бер көн алда алганы әйтелә. RT каналына интервьюда исә алар сәфәрне озак планлаштыруларын белдергән иде.

"Новая газета" тикшерү документларында күрсәтелгән телефон номерына игътибар итә. "Мәгълүмат бирмәскә" дип язылган Федераль миграция хезмәте кәгазендз 195-79-66 телефоны язылган. Бу Мәскәүнең Хорошевский районындагы АТС-195кә карый. Нәкъ шунда ук Русия саклану министрлыгының күзләү идарәсе баш-фатиры урнашкан. Петровның миграция хезмәтеннән биргән телефон номерының Русия саклану министрлыгына караганын башка юл белән дә ачыклау җиңел. Беренче биш номерны кертүгә Саклану министрлыгына караган бүлекләр телефоны икәне күренә.

13 сентябрьдә RT телеканалы үзләрен Александр Петров һәм Руслан Боширов дип таныштырган ике ир кеше белән интервью тәкъдим итте. Элегрәк Британия прокуратурасы бу агулауда шикләнелгән кешеләр дип Александр Петров һәм Руслан Бошировны атады һәм аларның фотоларын дөньяга чыгарды. Британия җитәкчелеге мәгълүматынча, һөҗүмне Русиянең хәрби күзләү агентлары оештырган. Александр Петров һәм Руслан Боширов исеме белән аталган әлеге кешеләр март башында өч көнгә Британия килгән һәм кире кайтып киткән диелә. Әлеге исемнәр ялган булырга мөмкин дип тә фаразлана.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG