Ишморатова да, Мөхәммәтова да үзгәрешләр турындагы хәбәрне раслады, ләкин өстәмә мәгълүмат бирмәде, дип яза "Idel.Реалии".
Алсу Мөхәммәтова моңа кадәр 2007-2017 елларда әлеге вазифада эшләгән иде инде. Бу дәвердә өч министр алышынды. Дүшәмбе Мөхәммәтованың беренче эш көне булган.
Элегрәк медиа Фәридә Ишморатованың китүенә министр Рәфис Борһанов белән бәйле шау-шу сәбәпле дип язды. Борһанов Чаллыдагы укытучылар киңәшмәсендә татар телен сайламаган ата-аналарны кискен тәнкыйтьләгән иде. Ул анда "Һәр укытучы теләсә кайсы ата-ананы тезләндерә ала" дигән сүзләр дә әйтте. Бу исә урыс телле ата-аналар арасында шау-шу тудырды.
Татарстан президентының матбугат вәкиле Борһановның сүзләрен дөрес аңламадылар, "матбугат чаралары фейк таратты" дип акланырга мәҗбүр булды.