Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимова: Борһановның сүзләрен дөрес аңламаганнар


Татарстан президентының матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова
Татарстан президентының матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова

Татарстан президентының матбугат вәкиле Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановның "укытучылар ата-аналарны тезләндерә ала" дигән сүзләрен дөрес аңламадылар, "матбугат чаралары фейк таратты" дип белдерде.

Татарстан президентының матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Рәфис Борһанов сүзләре тирәсендә купкан шау-шуга карата аңлатма бирде.

"Министрның сүзләрен дөрес аңламаганнар. Аның укытучы турындагы җөмләсе тел сайлауга бөтенләй кагылмый, ул укытучының җәмгыятьтә тоткан мөһим урыны турында сөйли. Бигрәк тә сыйныф җитәкчеләренең белем бирү процессында мөһим роле һәм туган телләр сайлауда ихтыярилык тәэмин итүдә роленә басым ясалды. Аның сүзләренчә, укытучының бурычы – туган телне сайлауда ихтыярилык тәэмин итү", диде Галимова.

Президентның матбугат вәкиле сүзләренчә, матбугат чаралары тараткан баштан ук дөрес аңланмаган сүзләр җәмгыятьтә аңлашылмаучанлык тудырган. "Бу алдан уйланылган мәгълүмати һөҗүм дигән шик бар. Башта аны Telegtam каналлары таратты, аннары теманы фейк басмалар күтәреп алды. Кайбер матбугат чараларына әлеге теманы эшләү өчен акча да тәкъдим ителүе мәгълүм. Күп редакцияләр ул акчалардан баш тарткан. Кызганычка, авторитетлы һәм хөрмәт казанган экспертлар да бу мәкаләләргә нигезләнеп ялгыш фикер йөртте һәм мәгълүматны тикшерми генә белдерүләр ясады", диде Галимова.

Ул тагын бер кат республиканың рәсми позициясен белдерде: "Без Русия думасы кабул иткән канунны хуплыйбыз, туган телләрне өйрәнү мәҗбүри, ә кайсы телне өйрәнү – ихтыяри, беркем дә моңа мәҗбүр итәргә тиеш түгел", дип йомгаклады белдерүен Галимова.

Бу сүзләр өчен Борһановка карата нинди дә булса чара күреләчәкме дигән сорауга Галимова "ул бу сүзләрне татар теленә бәйләп әйтмәде" дип кабатлады. Аның фикеренчә, иҗтимагый пулат та матбугатта чыккан мәкаләләргә генә нигезләнеп фикер йөртә.

Рәфис Борһанов Чаллыдагы укытучылар киңәшмәсендә татар телен сайламаган ата-аналарны кискен тәнкыйтьләгән иде. Ул анда "Һәр укытучы теләсә кайсы ата-ананы тезләндерә ала" дигән сүзләр дә әйтте. Бу исә урыс телле ата-аналар арасында шау-шу тудырды.

"Родительское сообщество Татарстана – РоСТ" урыс телле ата-аналар төркеме министрның "Конституциягә каршы гамәлләренә чик куюны" сорап Путинга мөрәҗәгать тә язды.

Борһанов активистлар минем сүзләрне дөрес аңламагандыр дип белдерде.

Русия иҗтимагый пулатының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне көйләү комиссиясе Борһановның шау-шу тудырган сүзләрен тикшерү өчен аерым киңәшмә җыячагы билгеле булды.

Галимова Русия төбәкләрен эре төбәкләргә бүләргә дигән тәкъдимгә карата да берничә сүз әйтте. "Бу турыда төрле фикерләр ишетелә. Моңа кадәр җитештерүдән өстәмә керемнәрне алу турында әйтелгән фикергә дә карашыбызны белдердек. Макротөбәкләр турында бернинди дә төгәл концепция юк, бу әле тәкъдимнәр генә, аны шәрехләү авыр", диде ул.

XS
SM
MD
LG