Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активистлар Путиннан Рәфис Борһановның "Конституциягә каршы гамәлләренә" чик куюны сорый


Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов

"Родительское сообщество Татарстана – РоСТ" урыс телле ата-аналар төркеме республиканың мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановның татар телен яклап әйткән сүзләренә Татарстан һәм Русия җитәкчелегеннән чик куюны сорый.

"Родительское сообщество Татарстана – РоСТ" (“Татарстан ата-аналары төркеме”) Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Русия президенты Владимир Путинга һәм Русия мәгариф министры Ольга Васильевага мөрәҗәгать белән чыккан. Активистлар Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановның Чаллыда узган укытучыларның август киңәшмәсендә татар телен яклап әйткән сүзләреннән канәгать түгел.

Мөрәҗәгатьтә министрның берничә җөмләсе китерелә:

–​ "...Бездә татар теле һәм татар әдәбияты –​ ике сәгать мәҗбүри. Кешеләр өстәмә өйрәнергә теләгән телен ихтыяри сайлый ала".

–​ Бездә ата-ана өлкән буын белән киңәшләшми генә карар кабул итә. Нәкъ менә аның буынында бөтен нәселне бетерүне үз өстенә алырга кем батырчылык иткән? Аның буынында тел бетәргә, мәдәният бетәргә тиешме? Нишләп әле алай?"

–​ "Шуның өчен мин, хөрмәтле хезмәттәшләр, сезнең берни дә эшли алмыйбыз дип әйтмәвегезне үтенәм. Кирәк икән, бер сыйныф җитәкчесе теләсә кайсы ата-ананы тезләндерә ала"

РоСТ активистлары фикеренчә, "Татарстанның мәгариф министры авызынан чыккан мондый сүзләр вазифаларын арттырып үтәү, милләт ягыннан кешеләрне түбәнсетү һәм дискриминация дип санала".

"Рәфис Борһанов укытучыларны һәм мәктәп мөдирләрен ата-аналарга, үз авторитетлары һәм вазифаларыннан файдаланып, басым ясарга чакыра. Бу ата-аналарның гына түгел, балигъ булмаган балаларның да хокукларын бозу", дип яза активистлар.

Алар Борһановның әлеге сүзләре "шәхси фикер генә түгел, ә Татарстанның мәгариф һәм фән министрының рәсми позициясе" дип саный. РоСТта министрлык түрәләренең "Конституциягә каршы килгән гамәлләренә" чик куюны сорыйлар.

Күптән түгел Чаллыда яшәүче Алмаз Имамов "Татарстан ата-аналар төркемен” җинаять җаваплылыгына тартуны сорап шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать иткән иде. Имамов фикеренчә, үзләрен "Татарстан ата-аналары төркеме" дип атаган берләшмәнең Вконтактедагы битендә "кешеләрне (татарларны) милләтләренә карап кимсетүче" материаллар чыга. Моннан тыш, ул берләшмәдә катнашучылар "татар милләтле түрә" һәм "татар укытучылары" кебек социаль төркемнәргә карата нәфрәт уяталар диде.

Тикшерү комитеты урыс телле ата-аналарның "Родительское сообщество Татарстана – РоСТ" төркеменә каршы җинаять эше ачудан баш тартты. Оешма Русия Конституциясе сүз иреген гарантияли дигән җавап кайтарды.

XS
SM
MD
LG