Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иҗтимагый пулат Татарстан министры Рәфис Борһанов сүзләренә бәя бирәчәк


Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов

Русиянең иҗтимагый пулаты әгъзасы Иосиф Дискин сүзләренә караганда, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановның шау-шу тудырган сүзләре - вазифаларны арттырып үтәү санала. Комиссия прокуратурага мөрәҗәгать белән чыгачак.

Русия Иҗтимагый пулатының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановның шау-шу тудырган сүзләрен тикшерер өчен аерым киңәшмә җыячак. Бу хакта комиссия рәисе Иосиф Дискин хәбәр итте, дип яза "Взгляд".

Иҗтимагый пулатка Татарстанда яшәүчеләр мөрәҗәгате булган диелә.

"Минемчә, бу - вазифаларны арттырып үтәү. Комиссия прокуратурага мөрәҗәгать итеп, министр сүзләрен вазифаларын арттыруга кагылышлы тикшерү уздыруны тәкъдим итәчәк", дигән Дискин.

Дискин фикеренчә, Рәфис Борһанов Владимир Путин әйткән сайлау иреге принцибын боза.

"Ирек булырга тиеш. Ата-аналарны милли телне сайлагыз дип үгетләргә мөмкин. Ләкин психологик прессинг һәм басым куллану - бу сайлау иреге принципларын бозу", дип саный Иосиф Дискин.

Рәфис Борһанов Чаллыдагы укытучылар киңәшмәсендә татар телен сайламаган ата-аналарны кискен тәнкыйтьләгән иде. Ул анда "Һәр укытучы теләсә кайсы ата-ананы тезләндерә ала" дигән сүзләр дә әйтте. Бу исә урыс телле ата-аналар арасында шау-шу тудырды.

"Родительское сообщество Татарстана – РоСТ" урыс телле ата-аналар төркеме министрның "Конституциягә каршы гамәлләренә чик куюны" сорап Владимир Путинга мөрәҗәгать тә язды.

Борһанов активистлар минем сүзләрне дөрес аңламагандыр дип фаразлый.

"Үземнең ул сүзләремне тагын кабатлый алам. Укытучыларны бик хөрмәт итәм. Үз мөгаллимнәрем алдында бүген дә тезләнергә әзермен. Бу очракта киңәшмәдә сүз туган тел сайлау турында барды. Сыйныф җитәкчесе ана телен сайлау ихтыяри булуын тәэмин итәргә тиеш. Һәм бу аның көченнән килә. Шуңа күрә укытучылар әлеге мәсьәләгә зур җаваплылык белән карар дип ышаныч белдердем. Ул сүзләрнең бөтен мәгънәсе шул иде. Активистларның мөрәҗәгатен күрмәдем, миңа килмәде. Минемчә, алар бу сүзләрне дөрес аңламаган", диде Рәфис Борһанов.

XS
SM
MD
LG