Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ ике телле белгечләр әзерли башлаган


КФУда ике телле белем бирү мохитендә эшли алачак укытучылар әзерли башладылар. Әлеге төркем милли педагогия институтының нигезе була ала. Әлегә КФУ нигезендә аерым структур бүлек оештыру эшләре башланган.

КФУда быелдан билингваль кадрлар әзерләнә башлый. Беренче елны 125 кеше җыелган. Алар бюджет хисабына укый. 75 кеше көндезге бүлеккә алынган, тагын 50 студент читтән торып белем алачак. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов Татар-информга ​сөйләгән. 3 сентябрь студентларның беренче дәресләре узган.

Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов

Әлеге студентларны милли педагогия институтының нигезе дип әйтергә мөмкин. Әмма әлегә институт үзе юк. Рәфис Борһанов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә КФУ кысаларында аерым структур бүлек оештыру турында сүз бара. "Киләчәктә ул институт булачак. Бу юнәлештә оештыру эшләре бара", ди министр.

Быел җыелган студентлар нинди програм нигезендә укыячаклары турында Борһанов әйтми. Соңрак сөйләрмен дип кенә куя. Бюджет хисабына укыганлыктан, студентлар кайда ике телле белгечләргә ихтыяҗ бар, шунда эшләргә мәҗбүр булачак. Министр аларның берсе дә эшсез калмаячак дип ышандыра.

Рәфис Борһанов үзенең Чаллыдагы укытучылар киңәшмәсендә "һәр укытучы теләсәк кайсы ата-ананы тезләндерә ала" дигән сүзләренең шау-шу тудыруына карата да фикерен белдерде. "Родительское сообщество Татарстана – РоСТ" урыс телле ата-аналар төркеме министрның "Конституциягә каршы гамәлләренә чик куюны" сорап Владимир Путинга язган мөрәҗәгате турында Борһанов ишетмәгән.

Сыйныф җитәкчесе ана телен сайлау ихтыяри булуын тәэмин итәргә тиеш

"Үземнең ул сүзләремне тагын кабатлый алам. Укытучыларны бик хөрмәт итәм. Үз мөгаллимнәрем алдында бүген дә тезләнергә әзермен. Бу очракта киңәшмәдә сүз туган тел сайлау турында барды. Сыйныф җитәкчесе ана телен сайлау ихтыяри булуын тәэмин итәргә тиеш. Һәм бу аның көченнән килә. Шуңа күрә укытучылар әлеге мәсьәләгә зур җаваплылык белән карар дип ышаныч белдердем. Ул сүзләрнең бөтен мәгънәсе шул иде. Активистларның мөрәҗәгатен күрмәдем, миңа килмәде. Минемчә, алар бу сүзләрне дөрес аңламаган", ди Рәфис Борһанов.

Милли университет булдыру фикере Русиядә урыслаштыру сәясәте көчәеп, ана һәм республикалар дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдырганнан соң кабат күтәрелде. Татар җәмәгатьчелеге Татарстан җитәкчелегеннән үз югары уку йортын ачуны сорады. Узган ел Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы депутатларына еллык юлламасында милли педагогика институты торгызылачагын вәгъдә иткән иде.

​26 июнь Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов Азатлык соравына җавап биреп, 1 сентябрьдә милли институт оешачак дип белдергән иде. "Якын араларда яңа нигезләмә теркәләчәк (милли югары уку йорты нигезләмәсе - ред.). Аның ничек аталасы да шунда билгеле булачак. Анда журналистлар да, педагоглар да, мәдәният белгечләре дә әзерләнәчәк", дип белдерде ул вакытта Борһанов.

​Соңрак Татарстанның КФУга татар телле белгечлекләр әзерләү өчен 125 урынга заказ биргәне ачыкланды. Бу хакта Азатлыкка КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белдерде.

"Татар телендә белгечлекләр әзерләү өчен республика 125 урынга заказ бирде. Математика, информатика, тарих, җәмгыять белеме, өстәмә белем бирү белән бергә музыка һәм балалар бакчалары, башлангыч сыйныфлар өчен укытучылар әзерләячәкбез. Бу республика бюджетыннан. Узган ел мондый заказ булмады. Безнең федераль бюджеттан урыннар да былтыргы күләмдә калды", диде Җамалетдинов.​

Милли университет идеясен педагогика институтына алыштыруны, ә анысын КФУ карамагына бирүне белгечләр "татарның югары уку йортын юк итү" дип бәяли.

XS
SM
MD
LG