Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан министрлыклары Милли университет төзүне хуплаган, әмма бюджетка кертмәгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Милли университет төзү тәкъдиме соң килү сәбәпле, аның чыгымнары 2018 ел бюджетына кертелә алмый. Бу тәкъдимне Татарстан президентына тапшырган Илшат Сәетовка министрлыклардан шундый җавап килгән.

Татарстанның мәгариф һәм фән, мәдәният, элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыклары Милли университет булдыру тәкъдимен хуплаган, әмма соң булу сәбәпле, бу максатка финанс бүлүне быелгы бюджетка кертеп булмавын язган. Бу җавап хаты Мәскәүдә яшәүче татар активисты Илшат Сәетовка килгән.

Милли университет төзү тәкъдимен Сәетов узган елның ноябрь ахырында Мәскәүдә татар яшьләре белән очрашу вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырган иде. Концепция Татар яшьләре форумы бюросы белән хезмәттәшлектә әзерләнгән.

"Очрашу вакытында бу концепцияне Татарстан мәдәният министрына биргән идем. Аннары алар миңа аны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына бирдек дип хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта мин аны электрон кабул итү бүлмәсе аша Татарстан премьер-министрына да җибәргән идем", диде элегрәк Азатлыкка Сәетов.

Концепция шулай ук Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров, Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә дә җиткерелгән.

XS
SM
MD
LG