Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Кытай экспортына өстәмә салымнар кертә


Пекинда АКШ кибете
Пекинда АКШ кибете

Америка Кушма Штатлары Кытайдан кертелгән тауарларга 10 процентлы импорт пошлиналары кертә.

Өстәмә салым гомуми бәясе 200 миллиард доллар тәшкил иткән Кытай тауарларына кертелә. Бу хактагы фәрманны президент Дональд Трамп имзалаган. Киләсе ел башыннан импорт пошлиналары 25 процентка җитәчәк.

Әлеге адым Пекинның Америка тауарлары өчен үз базарларын киңрәк ачудан баш тартуына җавап буларак ясалган. Моннан тыш, Америка Кытайдан сәнәгатьнең экспортка эшләүче өлкәләренә дәүләт дәрәҗәсендәге зур ярдәмне туктатуны сорый. Бу шулай ук югары технологияле ширкәтләрне яклау өчен дә кирәк диелә. Чөнки аларга Кытай базарына чыгу өчен төп технологияләрне Кытай ширкәтләренә тапшыру шарты куелган.

Президент Трамп Кытай белән сәүдә итүдә Америка дефицитын киметүгә дә басым ясый.

Америка Кытайдан китерелүче кайбер тауарларга пошлина керткән иде инде. Ләкин ул сабан, ярымүткәргеч, комплектлау әйберләре кебек авыл хуҗалыгы һәм очкычлар төзелешендә кулланылучы, гомуми бәясе 50 миллиард доллар тәшкил иткән сәнәгать тауарларына гына кертелде.

Бу юлы салым гомум куллануда булган тауарларга да кагыла. Американың берничә зур ширкәте Кытайда җитештерелгән детальләрнең бәяләре арту безнең эшчәнлеккә тискәре йогынты ясаячак дип Ак йортны кисәтте. Бу АКШта яңа эш урыннары кимүгә китерергә мөмкин диделәр. Кушма Штатларның сәүдә пулаты да яңа пошлиналарга каршы чыкты.

Трамп, әгәр Пекин килешергә теләмәсә, АКШка китерелгән бөтен Кытай тауарларына өстәмә салымнар кертү белән янады.

АКШ сәүдә министры Стив Мнучин Кытай делегациясен Вашингтонга сәүдә килешүләре турында фикер алышырга чакырды. Әмма Пекин, өстәмә салымнар кертелгән очракта, сөйләшүләр булмаячак дип белдерде. Кытай Америка пошлиналарына капма-каршы җавап бирергә вәгъдә итте.

XS
SM
MD
LG