Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньянда Төньяк һәм Көньяк Корея арасында өченче саммит башланды


Мун Чжэ Ин (с) һәм Ким Чен Ын
Мун Чжэ Ин (с) һәм Ким Чен Ын

Бу Көньяк Корея президентының Төньяк Кореяга соңгы 11 ел эчендә беренче килүе.

Көньяк Корея президенты Мун Чжэ Ин сишәмбе өч көнлек эш сәфәре белән Пхеньянга килде. Һава аланында аны Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын каршы алды. Бу соңгы 11 ел эчендә Көньяк Корея президентының Төньяк Кореяга беренче килүе булды.

Мун Чжэ Ин һәм Ким Чен Ын бер машинада "Пэкхвавон" резиденциясенә килделәр. Биредә сөйләшүләрнең беренче өлеше башлана. Көн тәртибендә - Төньяк Кореяның атом-төш програмын туктату, ике ил арасында мөнәсәбәтләрне үстерү, Пхеньян белән Вашингтон арасындагы сөйләшүләрдә тәрәккыятькә ирешү.

Бу ике корея дәүләте җитәкчесенең бер ел эчендә өченче очрашуы. Узган ике очрашу апрельдә һәм майда булды.

Апрельдә Ын белән Ин солых килешүе имзаларга ниятләүләре турында белдерде. Әлеге килешү ике ил арасындагы рәсми рәвештә тәмамланмаган сугышка нокта куярга тиеш.

Пхеньян һәм Сеул Корея ярымутравын атом коралыннан тулысынча арындыру эшләре башлануы турында да игълан итте.

Соңрак ике ил җитәкчеләре май аенда Сингапурда Америка-Төньяк Корея саммиты алдыннан очрашты.

XS
SM
MD
LG