Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле укытучылары октябрь аенда сынау үтәчәк


Архив фотосы

Татарстанда туган (татар) тел һәм туган (татар) әдәбият дәресләрен укыткан ике мең укытучы өстәмә сынау узачак. Аны Рособрнадзор оештыра.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов исеменнән Татарстан белем бирү оешмаларына юлланган документта "укытучыларның компетенциясен тикшерүне уздыру" турында әйтелә. Бу тикшеренү "укытучылар үсешенең системын формалаштыру һәм укытучыларның компетенцияләрен бәяләүне билгеләү" максатыннан уздырылуы әйтелә. Аны Рособрнадзор оештыра.

​Сынау төрле фәннәрдән үткәрелә диелә. Татарстан исә тикшеренүдә туган (татар) тел һәм туган (татар) әдәбият фәне тикшеренүләрендә катнаша. Әлеге сынауны барлыгы 2 мең укытучы октябрь аенда узарга тиеш.

Әлеге сынау турында Казанның татар теле укытучылары белән очрашуда Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин да әйтте. Ул аны "аттестациянең яңа формасы" дип атады. "Ни өчен без бу сынауда катнашабыз? Безнең ана телен укытуда чын мәгънәсендә кадрлар бар, белгечләр яхшы, укыту әйбәт, дәреслекләр бар, без бу процессны бөтен яктан алып барырга, ана теле һәм әдәбиятын инвариант өлешендә укытырга әзер дигәнне Русия мәгариф министрлыгына расларга һәм аңлатырга тиеш. Моның бернинди куркынычы юк", дип сөйләде ул.

Һадиуллин сүзләренчә, бу татар теле укытучыларына гына кагылмый, бу процедураны җәй көне һәм узган ел урыс теле һәм әдәбияты, математика укытучылары да узды. Экспериментта катнашкан укытучыларга бу аттестациягә плюс булачак, ди ул.

"Безгә генә эшләтәләр, башкалар язмый дигән сүз булырга тиеш түгел. Моны сез яхшы аңларга һәм дөрес бәяли белсәгез яхшы булыр иде", дип аңлатты татар теле укытучыларына Һадиуллин.

17 сентябрь Татарстан мәгариф министрлыгы Казанның татар теле укытучылары белән очрашу оештырды. Чарада Мәскәүдән киләчәк тикшерүчеләр өчен татар телен укыту програмнары урыс теленә тәрҗемә ителергә тиеш дип игълан ителде.

Рособрнадзор "укытучыларның компетенциясен тикшерүне" 2016 елда ук башлап җибәргән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG