Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөембикә" операсы татар һәм урыс телләрендә башкарылачак


Казанның опера һәм балет театры
Казанның опера һәм балет театры

Казанның опера һәм балет театрында 26 һәм 27 сентябрьдә "Сөембикә" операсы премьерасы булачак. Ул татар һәм урыс телләрендә башкарыла.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сезоны композитор Резеда Әхиярова һәм шагыйрь Ренат Харис язган "Сөембикә" операсы белән ачылачак. "Опера ике телдә: татар һәм урыс телендә башкарыла, чөнки вакыйгалар өч шәһәрдә бара. Беренче вакыйга - Казанда, аннары Сөембикәне Мәскәүгә җибәрәләр. Соңгы вакыйга Касыйм шәһәрендә бара, анда Сөембикә ахыргы көннәрен яшәгән", дип сөйләгән театрның әдәбият җитәкчсе Жанна Мельникова. Аның сүзләрен "Татар-информ" китерә.

Мельникова сөйләвенчә, операны әзерләү берничә ел барган. Әлеге вакытта операны куюда Петербур режиссеры Юрий Александров эшли. Узган атнада театрга декорацияләр китергәннәр, аларны Мәскәү рәссамы Виктор Герасименко ясаган. Костюмнар белән рәссам Виктория Хархалуп шөгыльләнгән.

Сөембикә партиясен Гөлнара Гатина һәм Зоя Церерина башкарачак. Явыз Иван - Мариин театрыннан Әхмәд Әгади, Казакъ опера һәм балет театрыннан Нуржан Бажекенов, Казаннан Ярамир Нәҗметдинов.

Илһам Вәлиев һәм Филүс Каһиров Шаһ Гали партиясенә чакырылган. Кошчак ролен Марат Мөхәммәтҗанов һәм Артур Исламов башкарачак.

Казан опера һәм балет театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов "Сөембикә" операсы 2017 елның сентябрендә үк куелачак дигән иде.

Резедә Ахиярова операда төп рольне Аида Гарифуллина җырлавын теләгән. Азатлык Аидадан "Ә кайчан халык "Сөембикә"не сезнең башкаруда ишетәчәк?", дип сораган иде. Опера җырчысы: "Бу театр җитәкчелегеннән тора, шул ук вакытта минем графигыма да туры килергә тиеш", диде.

XS
SM
MD
LG