Израил һәлак булган русияләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты, әмма үз хәрби очкычларының Ил-20 артына сыенуы турында мәгълүматны кире какты. Израил хәрбиләре белдерүенчә, Русия очкычы хәрби чаралар зонасында булмаган, ә Израил очкычлары Ил-20 бәреп төшерелгәндә үз иленең һава киңлекләренә кергән булган.
Русиянең Ил-20 очкычы һава көчләренә каршы торучы Сүрия корылмасыннан бәреп төшерелде. 15 русияле һәлак булды. Әлеге хәл дүшәмбе кич Латакия вилаятендә Израил һөҗүмнәренә каршы торганда булды.
Русия саклану министрлыгы һөҗүм өчен Израилне гаепләде. Министрлыкта белдерүләренчә, Израил очучылары Русия очкычын Сүриянең ракет корылмасы утына юлыктырган. Министрлык Израилне планлаштырылган хәрби операция турында хәбәр итмәүдә дә гаепләде.
Русия тышкы эшләр министрлыгы Израил илчесен чакырды. Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху һәм Русия президенты Владимир Путин сишәмбе Ил-20 казасы турында телефоннан сөйләшер дип көтелә.
Израил Сүрия президенты Бәшәр Әсад көчләре ныгытмаларына әледән-әле һөҗүм итеп тора. Русия - Әсадның төп беректәше. Соңгы көннәрдә Русия авиациясе Идлиб вилаятендә кораллы оппозиция сугышчыларына каршы һөҗүмнәрдә катнаша. Халыкара җәмәгатьчелек төбәктә бәрелешләр булдырмау яклы.