Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына төбәкләрдә торак реновациясе турында канун өлгесе кертелде


Канун өлгесе төбәк башлыкларына реновция белән шөгыльләнү хокукы бирүне, яңа йортларны төбәк акчасына төзүне күздә тота.

Русия думасына "Русиядә торак фонды реновациясе турында" канун өлгесе кертелде. Аны "Гадел Русия" фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов һәм Думаның торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Галина Хованская кертте. Документ Дума сайтында дөнья күрде.

Канун өлгесе Русия төбәкләре хакимиятләренә торак реновациясе белән шөгыльләнү хокукы бирүне тәкъдим итә.

Аерым алганда, төбәк җитәкчелегенә яңартылырга тиеш йортлар исемлеген төзү хокукы бирелә. Реновация өчен төбәк акчаны үзе табарга тиеш булачак.

Реновация төзекләндерү мөмкин булмаган йортларны реконструкцияләү яки җимерү һәм алар урынына яңа торак йортлар төзүне күз уңында тота.

Мәскәүдә реновация турындагы канун былтыр кабул ителде. Мәскәү хөкүмәте реновация програмы кысаларында шәһәрнең 85 районында 4,5 меңнән артык йортны җимерергә, ә анда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерергә ниятли. Програм 3 триллион сумга бәяләнә. Мэриянең бу гамәле мәскәүләрдә ризасызлык тудырды.

XS
SM
MD
LG