Ришвәтчелектә гаепләнгән Уфа прокуроры сак астында калдырылды
Башкортстан Югары мәхкәмәсе Уфаның Совет районы прокуроры Рамил Гарифуллинны ике айга сак астында калдыру турында карар чыгарды. Эш бүлмәсендә биш миллион сум ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган прокурор Киров районы мәхкәмәсенең сак астына алу карарын гамәлдән чыгаруны яки үзен йорт сагына күчерүне сораган иде. Тикшерүчеләр аның йортында 180 миллион сумлык акча табылуы, Уфа, Мәскәү, Сочида фатирлары булуын ачыклаулары турында да белдергән иде. Гарифуллинга 15 елга кадәр төрмә җәзасы яный.
мультимедиа
-
июль 07, 2026Америкада – беренче башкорт җыены
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?