Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда торак йортта шартлау сәбәпле ике кеше һәлак булган


Башкортстанда газ шартлаудан ике кеше һәлак булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Башкортстанда газ шартлаудан ике кеше һәлак булды

20 сентябрь Башкортстаннаның Кырмыскалы районы Олыкүл авылындагы торак йортта көнкүреш газ шартлау сәбәпле ике кеше һәлак булган, тагын икесе яраланган.

Фаҗига пәнҗешәмбе иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә булган. Газ шартлаган бер катлы дүрт фатирлы йортта сигез кеше яшәгән.

Йортның ике фатиры җимерелгән. Җимерекләр арасыннан 87 яшьлек ир һәм 74 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган дип хәбәр итә Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Тагын ике яралы кеше хастаханәгә озатылган.

Йортта янгын булмаган, вакыйга урынында психологлар һәм кинологлар эшли. Яраланучылар тагын булырга мөмкин диелә.

Тикшерү комитетының Башкортстан идарәлеге фаҗигага бәйле җинаять эше ачкан. Беренчел сәбәп итеп газ җиһазларының төзек булмавы карала.

Быел июньдә Зәйдә йорт шартлау нәтиҗәсендә шулай ук ике кеше һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG