Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым блокадасына өч ел тулды


Блокада вакытында Чонгар капкасы, архив фотосы
Блокада вакытында Чонгар капкасы, архив фотосы

20 сентябрь Кырым блокадасына өч ел тулды. 2015 елда аны оештырган Кырымтатар мәҗлесе активистлары чик буендагы Чаплынка, Каланчак һәм Чонгар капкалары аша Украинадан Кырымга йөк машиналарын кертүне туктатты.

Мәҗлес җитәкчелеге оештырган бу чараның төп максаты - Украинадан Кырымга арзан азык-төлек һәм башка тауарларны кертүне туктатып, Русиянең Кырымга тотылган чыгымнарын арттыру һәм кырымтатарларны эзәрлекләүгә чик кую иде. Мәҗлес активистлары блокадага кадәр 2015 елда гына Украинадан Кырымга 475 млн доллар күләмендә 5,7 мең тонна азык-төлек кертелгән дип хисаплаган иде.

Блокаданың өч еллыгын билгеләп Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров "без ул вакытта бу акция белән Кырым, кырымтатар мәсьәләсен дөнья җәмәгатьчелеге, халыкара оешмалар, төрле илләрнең көн тәртибенә кайтара алдык һәм Русиягә Кырымны тотуны шактый кыйммәтләндерә алдык. Бу безнең төп казанышыбыз булды. Без ул акцияне 31 декабрь тәмалаганны белдерсәк тә, бүген аны Украина хакимияте карарлар аша дәвам итә", диде.

Бүгенге көндә Кырымнан Украинага һәм Украинадан Кырымга баручылар чик аша җәяү йә үз машинасында уза ала. Тик Русия номерларын мәҗбүри алган кырымлылар бу машиналарда Украина чигеннән җиберелми, чөнки украин ягы аларны танымый.

Шулай ук Украина, Европа илләре кебек, соңгы өч елда Русиягә карата төрле санкцияләр кертеүне арттыра бара.

XS
SM
MD
LG