Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русиягә дуслык килешүен озайтудан баш тарту турында белдерде


Украина тышкы эшләр министрлыгы
Украина тышкы эшләр министрлыгы

Украина тышкы эшләр министрлыгы Русиягә ике ил арасындагы дуслык, хезмәттәшлек һәм партнерлык килешүе озайтылмаячак дип белдерү хаты җибәргән.

Сүз документтан баш тарту турында түгел, озайтмау турында гына бара диелә. Мәскәүгә белдерү хаты җибәрелү хәбәрен Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин раслады.

17 сентябрьдә Украина президенты Петр Порошенко Русия белән дуслык, хезмәттәшлек һәм партнерлык килешүен вакытлыча гамәлдән чыгару турында Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы хуплаган документны имзалады.

Моңа кадәр Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы хуплаган документ гамәлгә керде. Әмма килешүнең юридик көчен туктату өчен Югары Рада карары кирәк, чөнки 20 ел элек документны Украина парламенты ратификацияләгән иде. Якын арада Рада әлеге мәсьәләне карар дип көтелә.

Кремль Украинаның әлеге адымын акылсыз гамәл дип атады һәм бу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне начарайта дип белдерде.

Килешү 1997 елның 31 маенда ун елдан соң автомат рәвештә озайтылу шарты белән имзаланган иде. Ул 1999 елның 1 апрелендә гамәлгә керде. Документ ике тараф арасында стратегик хезмәттәшлек, булган чикләрнең саклануы һәм илләрнең бербөтенлеген хөрмәт итү принципларына нигезләнде.

2014 елда Русия Украианың бер өлешен - Кырым ярымутравын аннексияләде. Киев һәм Көнбатыш илләре Кремль Донбасстагы фетнәчеләргә ярдәм итә дип тә тәкърарлый. Шулай итеп Мәскәү дуслык турындагы килешүне бозды диелә. Русия фетнәчеләргә ярдәм итүен кире кага, ә Кырым аннексиясен "кушылу" дип атый.

XS
SM
MD
LG