Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сориле – Чуашстандагы татар авылы

Чуашстан татар дөньясында Шыгырдан, Урмай, Тукай кебек зур-зур авыллары белән дан тотса да, андагы татар авылларының төрлесе бар. Бүген инде бер кеше дә яшәмәгән татар авыллары да, бетәм дип торганнары да, елына бер генә бала тумаганнары да бар. ​

Чуашстанның көньяк-көнчыгышындагы Ялчек районына караган, Татарстанның Буа районы белән янәшәдә урнашкан Сориле авылы Чуашстанда Казан татарлары яшәгән өч авылның берсе. Калган татар авылларында мишәрләр яши. Сориле авылы мондагы күп кенә татар авыллары кебек үк, үз тарихын нигәдер XVI гасырдан гына башлый. Гәрчә бу тирәләрдә борынгы татар шәһәрләре дә, болгар чоры истәлекләре дә шактый. Ата-бабалардан шундый риваять калган диләр.

Гомер бакый бу авылда аңлы-белемле, эшсөяр халык яшәгән. Узган гасырның 30нчы елларында да, Чуашстанда Шыгырдан татар милли районы оештырылгач та, күп кенә җитәкчеләр шушы авылдан китерелә.

Сориледә халык саны төрле заманда төрлечә була. 1785 елда 42 йортта 181 кеше яшәсә, 1911 елда исә кеше саны 1010га җитә. Бу саладан күп кенә кеше Әстерханга да күчеп киткән дип сөйлиләр авылда. Сугыш та үзенекен күп ала.

Хәзер авылда 150ләп йорт булса да, аларда 400ләп кеше яши. Мәктәп яшендәге 20ләп бала бар. Берничә ел элек балалар үз авылларындагы заманына күрә яхшы гына мәктәптә укыган булса, хәзер күршедәге чуаш авылында белем алалар. Авыл мәктәбе ябылган, балалар саны җитми дигән сылтау белән. Бүген мәчет һәм авыл клубы төп үзәк булып тора. Былтыр Сориле мәчете үзенең 20 еллыгын билгеләп узган. Шушы бәйрәм уңаеннан ул шактый яңартылды. Мәчетнең бүгенгесен дә, авылның киләчәген дә улла Шәүкәт Сәләхетдинов кайгыртып йөри.

XS
SM
MD
LG