Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар тарихи ватанына тартыла: Татарстан аларны көтәме?


Казандагы Гагарин урамындагы миграция хезмәте идарәсе бинасы

Татарстанга күченеп кайтырга теләүчеләр өчен 2017-2018 елга исәпләнгән махсус програм эшли. Хөкүмәт сайлап алган 273 кешенең 101е үзен татар дип белдергән. Бу програм нигезендә Казакъстаннан Татарстанга кайта алмаган татарлар Красноярскига күчеп кайтырга булган.

2017-2018 елларда чит илләрдә яшәүче ватандашларның Татарстан һәм Башкортстанга ирекле күчүенә ярдәм итү програмы эшли. Аның өчен ватандашлар 18 яшь тулган һәм эшкә сәләтле булырга тиешләр. Шулай ук төбәк базарында әлеге белгечләргә ихтыяҗ булуы мөһим. Бу эш белән шөгыльләнүче Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Азатлыкка белдерүенчә, хәтта сораганда аларга финанс ярдәм дә бирелергә мөмкин. Әмма әлегә компенсация сорап мөрәҗәгать итүче булмаган. Програм нигезендә, өстәмә белем алу да каралган. Барлык бу чараларга 9 миллион сумнан күбрәк (9214,35 мең сум) акча каралган. Шуның өчен Русия казнасыннан 2018 елны 311,8 мең сум бүленә. Калган барлык чыгымнар Татарстан казнасына хисабына башкарыла.

2018 елның 1 сентябренә министрлык әлеге програмда катнашырга теләгән 416 мөрәҗәгатьне караган. Бу мөрәҗәгатьләр министрлыкка Татарстанның миграция мәсьәләләре идарәсеннән килгән. Министрлык шулар арасыннан 273 кешене сайлап калдырган. Аларның яртысыннан азрагы, ягъни 101 кеше милләтен татар дип язган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге Украина, Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстаннан булуы әйтелә. Алар Казаннан тыш Чаллы, Лениногорски, Чистай, Менделеевски, Арча, Алексеевски һәм Лаеш районнарына күченергә исәп тота. Әлеге кешеләр белән республикага аларның гаилә әгъзалары да, барлыгы 472 кеше киләчәк.

Бу програмда катнашучыны сайлап алганда аның профессиональ һәм шәхси үзенчәлекләреннән тыш урыс телен белүләре дә тикшереләчәк. Әлеге дәүләт програмында катнашучыга раслау документын бирү яки кире кагуны Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге хәл итә. 2018 елның 29 августына Татарстанның миграция хезмәте 191 кешегә дәүләт програмында катнашучы таныклыгын биргән.

Казакъстаннан Русиягә күченергә теләүче Зөфәр белән Динара татар булулары сәбәпле Татарстанга кайтырга теләсәләр дә рөхсәт ала алмаганнар. 41 яшьлек гаиләгә "яшьрәкләргә өстенлек бирүләре һәм белемлерәкләр кирәк булуын" белдергәннәр. Аларга Красноярскига күченергә мөмкинлекне әйткәннәр. Кызлары Казандагы югары уку йортына укырга керү сәбәпле, алар башта Красноярскига күчеп кайтып, аннары җаен табып Казанда төпләнергә уйлый.

1990нчы елларда ирксездән күчеп кайтучы статусында Үзбәкстаннан Татарстанга кайткан Айрат Габдуллин элек тә төрле програмнарга, вәгъдәләргә ышанып кайткан татарларның эшсез йөрүен әйтә.

Айрат Габдуллин
Айрат Габдуллин

Ватандашлар програмы Русиядә бер тапкыр кабул ителгән иде, соңрак ул програмнан Татарстан һәм Башкортстанны алып аттылар. Кайбер кешеләр анда эләгеп калды, әмма аларга вәгъдә ителгән нәрсәләр үтәлмәде.

Менә хәзер инде Татарстанны да, Башкортстанны да кертеп ватандашларны кайтару юлларын тәкъдим итәләр. Килеп урнашкач авыр булмасын өчен Русия үзенең акчасын да бүлеп бирмәкче була. Тарихи ватаннарына кайтып кына ватандашлар фатирлы яки эшле була алмаячак. Аларга ул шартлар куелмаган. Аннары програмда белгечләр кайтырга тиеш диелгән. Белгечләр инде үзләре эш табып урнашачак. Элек кайтканнар хәзер эшсез йөри. Кайтсалар да аны авыл җирлегенә җибәрәчәкләр.

Аннары ватандашлар програмында күбрәк милли теллеләр кайтсын дип әйтелмәгән. Урыс милләтенә басым ясала. Алар кайтсын дигән сыйфатта. Димәк ассимиляцияне дәвам иттерүнең икенче ысулын уйлап тапканнар булып чыга", ди Габдуллин. Аның сүзләренчә, Татарстанга күчеп кайтучыларны беркайчан да киң колач җәеп каршы алмадылар һәм алмаячаклар да.

"Биредәге халык үзе мохтаҗлыкта яши. Эшсез йөрүчеләр күп. Фабрикалар эшләми. Пенсия реформасына бәйле кешене билгесезлек көтә, шуңа эшчеләр башка эшкә күчмичә үз урыннарында утыруны кулай күрә", ди Габдуллин.

​Ул үзе дә Татарстанга ике дистә елдан артык күченеп кайтса да, әле дә вәгъдә ителгән фатирны ала алмаган.

"20-25 ел элек кайтканнар әлегәчә фатирсыз йөриләр. Кайберләре торак сертификатын алган иде, анысын да Русия хөкүмәте алдап бирде. Бүгенге көндә фатирның бер квадрат метры 51-56 мең, хәтта 70 мең сум тора, ә алар бер квадрат метрга 31 мең сум бирәләр. Татарстанда дәүләт тарафыннан 39 мең сум дип билгеләнсә дә 31 мең сум дип исәпләп бирәләр. Ул акчага нинди фатир килсен?", ди Айрат Габдуллин.

Ул Русиядә ватандашлык алуы да авыр булуын әйтә. "Татарстанның миграция хезмәте аерым бер оешма иде, хәзер аларны яңадан Русия эчке эшләр министрлыгына керттеләр. Элек бирелгән паспортларны да тикшерәләр һәм дөрес эшләнмәгән дигән сыйфатта гаепләр табалар. Минем ирексездән күчеп кайтучы статусын озайтырга вакыт җиткән иде, андагы чиратның иге-чиге юк. Халык ватандашлык алу, вакытлыча яшәү статусын алу мәшәкате белән йөри. Ә инде ирексездән күчеп кайту дигән статус хәзер гомумән бирелми. Имеш бөтен дөньяда тынычлык", ди Габдуллин.

Казандагы миграция хезмәте идарәсенә килгән Данир Хәммәтов Русиягә Үзбәкстанның Ташкент шәһәреннән күчеп кайткан татар. Ул Азатлыкка әйтүенчә, Русия ватандашлыгына дәгъва кылганда миграция идарәсендә беркем бернәрсә аңлатмый.

Миграция хезмәте идарәсендә чират торучылар
Миграция хезмәте идарәсендә чират торучылар

"Нинди документлар кирәк, кайда мөрәҗәгать итәргә аңлатучы юк. Кеше үзе танышлары аркылы мәгълүмат җыяргә мәҗбүр. Гәрчә алар бит инде барысын да аңлатырга тиешләр. Мин ун ел Мәскәүдә эшләдем. Хәзер тарихи ватаныма килеп Русия ватандашлыгы алырга уйладым. Хәтта туганнар да үзләре фатирына теркәргә, ниндидер ярдәм кылырга теләми. Синең татар булуың беркемгә дә мөһим түгел.

Федераль миграция хезмәте идарәсенә өч ел элек мөрәҗәгать иттем. Яшәү рөхсәте документларын эшләттем. Барысын да бик авырлык белән эшләдем. Бик күп акча каердылар. Чиратка басмыйча гына документ тапшыру талоннарын сатып бирәләр. Ул биш мең сум тора. Бөтен кәгазьләр, язулар түләүле. Бөтен нәрсәдән акча эшлиләр.Гариза бланкын бастыру 2 мең 100 сум тора. Ул бит 100 сум тора ала, ә алар 2 меңнән артык сыдыралар. Кеше шулкадәр акча эшләми бит инде. Коррупция инде", ди Хәммәтов.

Аның кебек үк милләте белән татар булган һәм Донбасста сугыш башлангач Украинаның Авдеевка шәһәреннән Казанга күченгән Гүзәл Кадеева, кызы Эльвира Пополитова белән оныгы Суфия да Русия ватандашлыгы алу хыялы белән яши. 2015 елдны алар белән Казанга Элвираның дәү әнисе Рәшидә апа да күченгән иде, әмма соңрак ул кире Украинага кайтып киткән.

Элвира Пополитова
Элвира Пополитова

"Анда үз йорты бар, монда берни юк дип кире кайтырга уйлады", ди Пополитова дәү әнисе хакында.

Әнисе Гүзәлгә дә хәзер өч ай саен Украинага чыгу мәҗбүри.

"Мин 2014 елда Казанга килгәч үк вакытлыча сыену таныклыгы алдым. Әни соңрак килде һәм ул бары теркәлүне генә озайта килде. Элегрәк Донецки һәм Луһанскидан булсаң әлеге паспорт белән әнигә бер ел яшәргә ярый иде, хәзер бары өч ай гына мөмкин. Мин Казанның Чехов базары янындагы миграция хезмәте идарәсенә бардым һәм анда әнигә теркәлүне озайтуны сорадым, чөнки мин эшлим, ә кечкенә баланы әни карый дип аңлаттым. Алар рөхсәт итмәде. Шуңа ул хәзер өч ай саен Украинага чыгып керергә тиеш", ди Элвира.

Пополитова Казанда кафеда эшли. Өч кешегә, ягъни әнисе һәм тагын бер туганы белән фатир яллап торалар.

"Без Украина ватандашлары. Хәзер вакытлыча яшәү рөхсәте алуга документлар җыябыз. Ике тапкыр документлар бирдем - расламадылар. Өченче тапкырдан гына килеп чыкты. Русия ватандашлыгы алыр өчен башта вакытлыча яшәү рөхсәте, аннары даими тору урынына рөхсәт алырга кирәк. Әниең яки әтиең Русия ватандашы булса миңа да тиз генә ватандашлыкка бирергә була дип әйтәләр. Болай татармы, русмы барысы да бер тәртиптә эшләнә”, ди Пополитова.

Ул тарихи ватанына кайткан татар буларак бернинди дә ярдәм күрмәвен әйтә. Шуңа да карамастан Казанда калырга исәпли.

"Миңа Казан бик ошый. Балалар бакчасына да чиратка бастык. Мин һәм тагын бер туганым көне-төне эшлибез һәм акча да шуңа гына җитә. Ярдәм итүчеләр юк бит. Җиңел түгел", ди ул.

Әйтергә кирәк, сугыш вакытында Украинадан Татарстанга күченүчеләр шактый булды. Әлеге күченүчеләргә акчалата ярдәм дә күрсәтелде. Хәзерге вакытта аларның күпмесенең Татарстанда калуы, күпмесе китүе мәгълүм түгел. Азатлык бу һәм башка сорауларга җавап алырга теләп Русия эчке эшләр министрлыгына да мөрәҗәгать иткән иде. Сораулар 28 августта ук җибәрелсә дә, әлегә кадәр җавап килмәде.

фикерләр (14)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG