Львов академик театрында узган тәкъдим итү чарасында Канаданың Украинадагы илчесе Роман Ващук, Киевтагы "Кырым йорты"ның програм мөдире Алим Алиев, "Мастер книг" нәшрияты мөдире Павло Сачек, язучылар катнашты.
"И народився день" ("Көн туды") дип исемләнгән 360 битлек антологиягә XIX-XX гасыр язучылары - Исмагыйль Гаспринский, Номан Челебиджиханнан башлап хәзерге чорга кадәр кырымтатар язучыларының әсәрләре кергән.
Шулай ук Львовта Андрей Иванецның кырымтатар халыкының 1917 елда Бакчасарайда үткән беренче Корылтаена багышланган "Первый Курултай от крымскотатарского учредительного собрания до национального парламента" китабы да тәкъдим ителде. Китапта Корылтай белән бәйле яңа мәгълүматлар урын алган. "Без аңлыйбыз, безнең сәяси милләтәбездә төрле субъектлар бар. Бүгенге көндә заманча украин сәяси милләтәбезнең (политическая нация) мөһим өлешләрнең берсе кырымтатар милләте була", диде китап авторы Андрей Иванец. Бу китап Украинаның информацион сәясәт министрлыгы ярдәмендә чыккан.
Төштән соң Львовның курчак театрында "Украиннар һәм кырымтатарлар үзләренең азатлыгы өчен нәрсә түләргә әзер" исемле дискуссия узды.
23 сентябрьдә язучылар белән очрашулар, "İ" журналын тәкъдим итү көтелә.
2003 елда Киевта кырымтатар шагыйрьләренең кырымтатар-украин телләрендә "Окрушина сонця" ("Кояштан бер өлеш") исемле 760 битлек антологиясе 2500 данә тираж белән чыккан иде.