Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: туган телләрне укыту мәсьәләсендә Мәскәү безне ишетте


Рөстәм Миңнеханов еллык юллама белән чыгыш ясый
Рөстәм Миңнеханов еллык юллама белән чыгыш ясый

Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында туган телләрне укытуда безнең карашны һәм фикерләрне федераль үзәк, белгечләр ишетте диде, әмма Татарстанның дәүләт теле турында анык кына сүз дә әйтмәде.

24 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы депутатларына еллык юлламасын укыды. Берничә җөмләдә ул туган телләр белән килеп туган вазгыятькә дә тукталды. Миңнеханов фикеренчә, ана телләрен укытуда Татарстан карашын һәм фикерләрен федераль үзәк, белгечләр ишеткән. Август аенда имзаланган туган телләрне ихтыяри укыту турындагы канун "туган телләрне укытуда барлык мөмкинлекләр тудыра", диде ул.

Миңнеханов Путинның туган телләрне саклау програмын тәкъдим итүе турында әйткәч, зал дөррәү алкышлады. Татар теленең дәүләт теле буларак укытылмавы турында юлламада сүз булмады диярлек. Бары тик "Татарстан дәүләт телен укытуны камилләштерү кирәк" диелде, ләкин аның ничек укытылуына ачыклык кертелмәде.

Татарстан президенты "татар теле методикалары проблемын хәл итмәү - безнең хата" дигән сүзләрен кабатлады.

Юлламада КФУ белән педагогия институтын оештыруны төгәлләү максаты да куелды. Президент сүзләреннән аңлашылганча, бу Милли университет булмаячак, ә педагоглар әзерләүче Милли педагогия институты гына булачак.

Рөстәм Миңнеханов юллама белән быел тугызынчы тапкыр чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG