Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаяз Исхакый музее мөдире янгыннан соң төзекләндерү эшләре тизләтелер дип өметләнә


Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее
Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее

Чистай районы Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музей-утарында узган ялларда янгын чыгып, ишегалдындагы каралты-куралар янып беткәннән соң, музей мөдире Рәсимә Ибраһимова төзекләндерү эшләре тизрәк башланмасмы дип өметләнә.

Рәсимә Ибраһимова сүзләренчә, музейны төзекләндерү өчен 35 миллион сум тирәсе акча бүленгән. Бу хакта аңа янгыннан соң килгән язучы, "Мәдәни җомга" газеты баш мөхәррире Вахит Имамов хәбәр иткән. Акча Чистай районы хакимиятенә мартта ук күчерелгән дигән сүз дә бар. Октябрь башында бирегә бер төркем язучылар, түрәләр килеп, музейны төзекләндерү турында сөйләшәчәкләр.

Рәсимә Ибраһимова янгынның авыр башы безгә төшмәсә ярар иде дип борчыла. Әлегә тикшерү эшләре бара, әмма нәтиҗәләре билгесез.

Error rendering VK.

Гаяз Исхакый музей-утарында янгын 16 сентябрь көндезге сәгать өчләрдә чыга. "Без эштә, музей бинасында җыештыра идек. Янгынның ничек килеп чыкканын белмибез. Бөтен сарайлар янып бетте", дип сөйләде музей мөдире. Сарайларда ат чанасы, арбасы булган. Башка мөһим экспонатлар булмаган. Төп йортка, андагы экспозицияләргә зыян килмәгән. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиткән.

Быел Гаяз Исхакый тууына 140 ел булды. Яуширмәдәге аның музее аяныч хәлдә, аңа ремонт таләп ителә. Былтыр "Мәдәни җомга" газетында тәнкыйди мәкалә басылгач, бу юнәлештә кымшанулар башланган. Авылга башта Татарстан вице-премьеры, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килеп киткән. Азатлыкка Чистай музей-тыюлык мөдире Александр Печенкин: "Вице-премьер да, министр да ремонт кирәклеген күрде, аңлады, безгә барысын да исәптә тотып санарга кушылды. Әлегә без смета төзү эшләре белән мәшгульбез. Күпме акча кирәклеген әйтүе авыр. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрман бирсә, эшне башларга әзербез", дигән иде.

XS
SM
MD
LG