Accessibility links

Кайнар хәбәр

Робинзон Крузо (Даниэль Дэфо)


Продолжаем знакомиться с мировой классикой на татарском! Сегодня мы читаем всемирно известного Робинзона Крузо. Мы подготовили интересный отрывок встречи Робинзона с Пятницей. Перевод Сарвар Адгамовой, отрывок сокращён и адаптирован для изучающих язык. Аудио, перевод ключевых слов и тест прилагается.

Робинзон Крузо (Даниэль Дэфо)
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:50 0:00
йөкләү

Тагын ел ярым вакыт узды. Бер көнне яр буенда биш-алты көймә күрдем. Кешеләр күренми иде. Димәк, алар ярга чыкканнар.

Мин беләм, бер көймәгә кимендә алты кеше сыя. Каушап калдым, чөнки миңа шулкадәр күп дошман белән сугышырга туры киләчәк. Мин моны һич көтмәдем.

«Алар кимендә алты кешедер, ә бәлки утыздыр. Кая инде миңа шулкадәр кешене берүземә җиңәргә!», – дип уйладым.

СЛОВА:

ел ярым полгода​
яр буенда –​ на берегу
ярга чыкканнар –​ вышли на берег
кимендә алты кеше сыя –​ по меньшей мере помещается шесть человек
каушап калдым – оторопел
дошман – враг
туры киләчәк здесь: придётся
һич көтмәдем – совершенно не ожидал
Кая инде миңа шулкадәр күп кешене берүземә җиңәргә! – Куда уж мне одному стольких людей победить!

Мин нишләргә дә белмәдем. Шулай да сугышка әзерләнә башладым.

Тирә-як тын иде. Кыргыйларның тавышы бәлки ишетелер дип, мин озак тыңлап тордым. Аннан мылтыкларны калдырдым һәм тауга мендем.

Подзорная трубадан күрдем: вәхшиләр көймәләре янына килгәннәр. Анда кимендә утыз кеше бар. Алар яр буенда учак якканар, нәрсәдер пешерәләр иде. Нәрсә пешергәннәрен аңламадым. Бары тик учак янында сикергәннәрен генә күрдем.

Соңыннан кыргыйлар ике кешене учакка таба сөйрәделәр. Аларны аяктан ектылар, берсенең башына нәрсә беләндер суктылар. Шунда берсе аның өстенә ташланды һәм ботарлый башлады.

Икенче әсирне дә шул ук язмыш көтә иде.

СЛОВА:

Мин нишләргә дә белмәдем. –​ Я не знал, что делать.​
Тирә–як тын иде. – Вокруг было тихо.
кыргый –​ дикарь
мылтыкларны калдырдым –​ оставил ружья
вәхши – кыргый​
бары тик... күрдем –​ увидел лишь, что...
учакка таба сөйрәделәр –​ поволокли к костру
аяктан ектылар –​ сбили с ног
өстенә ташланды –​ бросился (на него)
ботарлый башлады –​ начал разрубать

Вәхшиләр беренче корбаннары белән мәшәкатьләнеп, икенчесен оныттылар бугай. Бичарада котылу өмете туды. Ул торды да, минем якка йөгерде.

Дөресен әйтим, аның минем якка йөгерүен күргәч, мин бик курыктым.

Качкын артыннан кыргыйлар да йөгерделәр. Әмма алар тиздән кире борылды. Качкын артыннан ике-өч вәхши генә чаба иде.

Аннан качкынга бухта аша йөзеп чыгарга кирәк булды. Ул бер дә туктамады. Йөзеп чыкты да, тагын йөгерә башлады. Аның артыннан вәхшиләр һаман куа иде.

"Бу бичараны ничек булса да коткарырга кирәк!", – дип уйладым мин һәм йөгерә башладым.

Мылтыкларымны алдым да, кыргыйлар артыннан чаптым.

Мин качкын һәм кыргыйлар арасында калдым.

Мин качкынга:

– Тукта! – дип кычкырдым һәм үземә таба чакырып кул болгадым. Үзем мылтык белән ике вәхши каршысына киттем. Берсен аяктан ектым.

СЛОВА:

корбан –​ жертва​
мәшәкатьләнеп –​ пока с ним возились
Бичарада котылу өмете туды. –​ У бедняги родилась надежда на спасение.
йөгерде –​ побежал
дөресен әйтим –​ сказать правду
качкын –​ беглец
кире борылды –​ развернулся
чаба – йөгерә
йөзеп чыгарга –​ переплыть
арасында –​ между
үземә таба чакырып кул болгадым –​ помохал рукой и позвал к себе

Шуннан берсенең миңа уктан атарга теләгәнен күрдем һәм мылтык белән атып үтердем.

Мескен качкын мылтык тавышыннан һәм аның утыннан курыкты. Куркуыннан ул кадаклап куйган кебек урынында басып калды. Ул нишләргә дә белми иде.

Мин аңа тагын кычкырдым һәм ишарә белән үземә чакырдым.

Ул аңлады. Бер-ике адым атлады да туктады. Тагын берничә адым атлады, тагын туктады.

Ул калтырый иде. Качкын мин аны да үтерермен дип курыккан, ахрысы. Мин төрлечә аны тынычландырырга тырыштым, үз яныма чакырдым.

Качкын әкрен-әкрен килде һәм ун-унбиш адым атлаган саен җиргә тезләнде. Үлемнән коткарган өчен миңа рәхмәт әйтергә теләде бугай.

СЛОВА:

берсенең миңа уктан атарга теләгәнен күрдем – увидел, как один хотел выстрелить в меня из лука
атып үтердем – застрелил
кадаклап куйган кебек будто вкопанный​
урынында басып калды встал на месте
адым шаг
калтырый дрожит
ахрысы кажется, вроде
төрлечә по-разному
тынычландырырга тырыштым постарался успокоить
ун–унбиш адым атлаган саен җиргә тезләнде – через каждый десятый-пятнадцатый шаг опускался на колени

Ниһаять, ул минем яныма килеп җитте. Тагын тезләнде һәм җирне үпте. Шуннан соң минем аякны күтәрде дә, үзенең башына куйды. Бу аның үлгәнче минем колым булуын аңлата иде, ахрысы.

Мин аңа дусларча елмайдым һәм торырга ярдәм иттем, миннән куркырга кирәк түгел икәнен аңлаттым.

Шунда мин мылтык белән сугып еккан кыргыйның исән булуын күрдем. Ул акрын генә тора башлады.

Мин качкынга аны күрсәтеп:

– Синең дошман үлмәгән, кара! – дидем.

СЛОВА:

ниһаять – наконец​
килеп җитте – дошёл
җирне үпте – поцеловал землю
күтәрде – поднял
куйды – положил
үлгәнче минем колым булуын аңлата – объясняло, что он до смерти будет моим рабом
дусларча –​ по-дружески​
Шунда мин мылтык белән сугып еккан кыргыйның исән булуын күрдем. –​ В тот момент я увидел, что дикарь, которого я сбил с ног ударом ружьём, жив.

Ул миңа берничә сүз белән җавап бирде. Мин бер сүз дә аңламадым. Әмма аның сөйләве колагыма матур музыкадан да ягымлырак тоелды. Егерме ел утрауда яшәдем – бу беренче тапкыр кеше тавышын ишетүем иде!

Ул арада вәхши тәмам аңына килде. Бичараны коткарырга кирәк иде. Мин кыргыйны үтерергә теләдем. Ләкин бичара билемдәге кылычны сорап алды һәм аның башын кисте. Агач кылыч белән баш кисеп була икән! Мин моңа бик гаҗәпләндем. Минем вәхшием (мин аны шулай дип йөртәчәкмен) бер кулына минем кылычны, икенче кулына дошманның башын тоткан. Бик шатланып, елмаеп минем яныма килде һәм тантаналы итеп аларны җиргә куйды.

Башка вәхшиләр килмәсен дип, мин вәхшиемә китәргә куштым. Ул башта мәетләрне яшерик дип күрсәтте. Мин ризалаштым һәм ул кулы белән чокыр казый башлады. Мәетләрне күмгәч, без юлга чыктык.

СЛОВА:

сөйләү – речь​
колак –​ ухо
ягымлырак тоелды – показался приятнее
утрау –​ остров
Ул арада вәхши тәмам аңына килде. –​ В это время дикарь окончательно пришёл в себя.
билемдәге кылычны сорап алды –​ выпросил саблю из пояса
башын кисте – отрубил голову
агач кылыч –​ деревянная сабля
гаҗәпләндем –​ удивился
йөртәчәкмен –​ здесь: буду называть
тантаналы итеп –​ торжественно
мәетләрне яшерик – (давай) спрячем трупы
ризалаштым –​ согласился
чокыр казый башлады –​ начал копать яму
юлга чыктык –​ вышли в путь

Мәгарәдә мин аңа ипи, йөзем һәм бераз су бирдем.

Мәгарәдә салам өелгән иде. Мин вәхшигә шунда йоклый аласың дип аңлаттым.

Ул бичара ятты да, шунда ук йокыга талды. Мин аның төс-кыяфәтен яхшырак карадым.

Аяк-куллары тыгыз мускуллы, таза гәүдәле, озын буйлы, чибәр, егерме алты яшьләрдәге егет иде бу. Аның йөзендә мин бернинди дә усаллык күрмәдем. Бу кыю һәм нәфис йөз иде. Елмайганда йөзендә юашлык чагыла иде. Кара озын чәчләре йөзен каплыйлар иде. Маңгае киң һәм ачык. Тәненең төсе кара түгел, коңгырт. Ләкин Бразилия кешеләренеке кебек саргылт көрән түгел, ә зәйтүн төсенә якын. Йөзе түгәрәк, яңаклары тулы, борыны зур түгел. Авызы матур, иреннәре нечкә, тигез тешләре фил сөяге кебек ак иде.

СЛОВА:

мәгарә – пещера​
йөзем здесь: изюм
бераз – немного
йоклый аласың – можешь спать
йокыга талды – погрузился в сон
төс-кыяфәт – внешность​
тыгыз – плотный
таза гәүдәле – здоровый
озын буйлы – высокий
чибәр – красивый
усаллык – злоба
кыю, нәфис йөз – смелое, изящное лицо
юашлык чагыла –​ отражается наивность​
Маңгае киң һәм ачык. –​ Лоб широкий и открытый.
тән –​ тело​
коңгырт –​ тёмно–коричневый
саргылт көрән түгел –​ не желтовато-коричневый​
зәйтүн төсенә якын – близок к цвету оливок
яңаклары тулы –​ щёки полные
иреннәре нечкә –​ губя тонкие
фил сөяге кебек –​ как слоновая кость

Ул ярты сәгать чамасы гына йоклады. Дөресрәге, черем итеп кенә алды. Ул уяну белән үк сикереп торды һәм минем янга чыкты.

Бу вакытта мин кәҗәләр сава идем. Ул минем каршыма басты һәм тагын рәхмәт белдерә башлады.

Мин ул әйтергә теләгән сүзләрнең күбесен аңладым һәм үзем дә аннан бик канәгать икәнемне аңлаттым.

Шул көнне үк мин аңа инглиз телен өйрәтә башладым. Мин аңа Җомга дип исем куштым (чөнки мин аны үлемнән шул көнне коткардым). Башта шул турыда әйттем. Аннары мин аңа үз исемемне, "әйе", "юк" сүзләрен әйтергә өйрәттем, аларның мәгънәләрен аңлаттым.

Кувшин белән сөт китердем, сөткә ничек ипи манып ашарга икәнен аңлаттым. Ул моны бик тиз өйрәнде һәм миңа бу ризыкны ошатканын аңлатты.

СЛОВА:

ярты сәгать чамасы около получаса​
Дөресрәге, черем итеп кенә алды. –​ Вернее, только лишь вздремнул.
уяну белән үк сикереп торды –​ сразу, как проснулся, подпрыгнул
кәҗәләр сава идем –​ доил коз
каршыма басты –​ встал напротив меня
үзем дә аннан бик канәгать икәнемне аңлаттым –​ объяснил, что и я им очень доволен
Кувшин белән сөт китердем, сөткә ничек ипи манып ашарга икәнен аңлаттым. –​ Принёс молоко в кувшине, объяснил, как, обмакивая в молоко, кушать хлеб.
бу ризыкны ошатканын аңлатты –​ объяснил, что ему понравилась эта еда

Без мәгарәдә кундык. Ләкин иртә белән мин Җомганы ныгытмага алып киттем.

Җомга миңа кичә үтерелгән ике мәетнең каберен күрсәтте һәм аларны ашарга кирәк икәнен аңлатты.

Мин аны ачуланган кыяфәт ясадым. Әгәр Җомга ул мәетләргә кагылса, миндә аңа карата нәфрәт уяначагын әйттем. Ул минем боерыгыма буйсынды.

Без вәхшиләрнең киткәнме, юкмы икәнен белер өчен тауга мендек. Якын тирәдә кешеләр дә, көймәләр дә күренмәде. Без вәхшиләр учак яккан урынга бардык. Монда кеше сөякләре, кыздырылган итләр ята иде. Җомга вәхшиләрнең өч кеше ашаганын, дүртенчесе ул үзе икәнен аңлатты.

Мин аның сөйләгән бөтен сүзен дә аңлап бетермәдем. Ләкин кайберсенә төшендем. Берничә көн элек аның кабиләсе белән башка вәхшиләр арасында зур сугыш булган. Теге вәхшиләр җиңгәннәр һәм күп кешене әсирлеккә төшергәннәр. Алар ул кешеләрне ашарга дип алганнар. Шундый төркемнәрнең берсе минем утрауга килгән икән.

СЛОВА:

кундык –​ переночевали​
иртә белән – утром
алып киттем здесь: увёз
ачуланган кыяфәт ясадым –​ сделал сердитый вид
әгәр кагылса – если тронет
аңа карата нәфрәт уяначагын –​ что по отношению к нему проснётся ненависть
боерыгыма буйсынды –​ подчинился моему приказу
якын тирәдә –​ поблизости
кыздырылган итләр –​ жареные куски мяса
Ләкин кайберсенә төшендем. –​ Но некоторые понял.
кабилә –​ племя
җиңгән – победил
әсирлеккә төшергәннәр –​ взяли в плен
төркем –​ группа

Мин Җомгага зур учак ягарга һәм барлык ит кисәкләрен һәм сөякләрне яндырырга куштым.

Мин аның кеше ите ашарга теләвен сиздем. Бу гаҗәп тә түгел: ул да шул кеше ашаучылар токымыннан иде бит! Ләкин мин тагын мондый эш эшләргә ярамый икәнлеген аңлаттым.

Шуннан соң без ныгытмага кайттык. Мин вәхшиемә кием тегә башладым.

Башта мин аңа чалбар кидердем. Баткан корабларның берсендә сандык бар иде, анда шул чалбарны таптым. Шуннан мин Җомгага кәҗә тиресеннән куртка тектем. Ул вакытта мин кул эшенә шактый остарган идем инде. Аннан соң куян тиресеннән бик җайлы һәм матур бүрек ясадым.

Башта аңа киемнәр бик ошамады. Ул бит гомер буе ялангач йөргән. Култык астымны кыса, иң башымны кыра, диде ул. Киемнәрне бераз төзәтергә туры килде. Соңыннан ул ияләште.

СЛОВА:

яндырырга –​ сжечь​
токым –​ род, племя
кием тегә башладым –​ начал шить одежду
чалбар кидердем –​ надел на него брюки
кораб –​ корабль
сандык –​ сундук
кәҗә тиресеннән –​ из козлиной шкуры
остарган идем –​ наловчился
җайлы –​ удобный
бүрек ясадым –​ сделал шапку
ялангач – голый
култык астымны кыса, иң башымны кыра –​ подмышки давит, плечо трёт
бераз төзәтергә туры килде –​ пришлось немного подправить
ияләште –​ привык

Икенче көнне мин аны кая урнаштыру турында уйлый башладым. Үзем янында калдырырга әле курка идем. Шуңа мин аңа үземнән ераграк урын бирдем.

Ләкин минем шикләнүләрем юкка булды. Җомга мине яратуын эштә күрсәтте. Мин аны дус дип танырга мәҗбүр булдым һәм шикләнми башладым.

Дөньяда бер кешенең дә, беркайчан да шундый ихлас күңелдән сөюче, шундый хыянәтсез дусты булмагандыр. Ул миңа беркайчан да ачуланмады, хәйләнең нәрсә икәнен белмәде һәм миңа туган атасына кебек ияләште. Әгәр кирәк булса, минем өчен бик теләп үзен корбан итәр иде.

Янымда шундый иптәшем булуны мин зур бәхеткә санадым.

Мин Җомгага туган телемне өйрәттем. Ул бик тырышып өйрәнде.

Җомганы очратканнан соң, минем тормышым җиңеләйде. Әгәр башка вәхшиләр килү куркынычы булмаса, гомеремнең азагына кадәр шул утрауда калсам да, үкенмәс идем.

СЛОВА:

кая урнаштыру турында –​ о том, куда разместить​
ераграк урын –​ место подальше
шикләнүләрем юкка булды –​ сомнения были напрасны
эштә күрсәтте –​ показал на деле
дус дип танырга мәҗбүр булдым –​ вынужден был признать другом
ихлас күңелдән сөюче –​ любящий от чистого сердца
хыянәтсез –​ верный
хәйләнең нәрсә икәнен белмәде –​ не знал хитрости
туган атасына кебек ияләште –​ привык как к родному отцу
үзен корбан итәр иде –​ пожертвовал бы собой
зур бәхеткә санадым –​ посчитал за большое счастье
тормышым җиңеләйде –​ жизнь облегчилась
гомеремнең азагына кадәр –​ до окончания моей жизни
үкенмәс идем –​ не сожалел бы

***

Ну как, понравилось? А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Тест: Робинзон Крузо

Тест: Робинзон Крузо

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG