Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы пенсия яшенә җитеп килүчеләрне эштән куу өчен җинаять җаваплылыгы кертте


Пенсия реформасына каршы митингта, Мәскәү.
Пенсия реформасына каршы митингта, Мәскәү.

Пенсия яшенә җитеп килүче кешеләрне эштән куучыларга яки аларны эшкә алудан баш тартучыларга штраф яки мәҗбүри эшләр билгеләнәчәк.

Русия думасы сишәмбе өченче укылышта пенсия яшенә җитеп килүче кешеләрне эшкә алмау яки аларны эштән куу өчен җинаять җаваплылыгы турындагы канун кабул итте. Канун өлгесен Русия президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде, документ үзгәрешсез кабул ителде.

Канунга ярашлы, пенсия яшенә җитеп килүчеләрне эштән куучыларга яки аларны эшкә алудан баш тартучыларга 200 мең сум күләмендә (яки хөкем ителүченең 18 айлык хезмәт хакы күләмендә) штраф салынырга, йә булмаса 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш билгеләнергә мөмкин.

Пенсия яшенә җитеп килүче дип пенсиягә кадәр биш елы калган кеше аталачак.

29 август Русия президенты Владимир Путин пенсия реформасына кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты. Ул реформаны бераз йомшартырга тәкъдим итте. Русия башлыгы хатын-кызларга пенсиягә чыгу вакытын ирләр белән бертигез - 5 елга күтәрергә кирәк диде. Канун өлгесе кабул ителгән очракта, ирләр пенсиягә 65, хатын-кызлар 60 яшьтә чыгачак.

XS
SM
MD
LG